Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дүрт көндә аякка бастым

Мин Чабаксар шәһәрендә яшим. Күгәйгә кунакка кайткач, каты авырып киттем.

Кире шәһәргә китәргә дә юллар начар иде. Туганым Рамил Норлат дәваханәсенә алып китте. Без килгәндә вакыт әле иртәнге сигезенче ярты иде, эшчеләр дәваханәнең тышкы ягын ремонтлап яталар. Ишектән килеп керүгә күзем «Бахил киеп керегез!» дигән язуга төште. Аптекадан бахил барып алдым. Урындык куелган, рәхмәт төшкере. Утырып кидем.
Татарның бер мәкале бар, балык баштан чери, диләр. Чыннан да , башлык нинди, оешмасы шундый инде. Баш табиб Илсөяр Таһирова чисталык ярата, шуңа күрә дәваханә эче дә ялт итеп тора. Киленем Рәмзия мине табиб Адилә Шәмсетдиновага алып керде. Ул язып биргән дарулар белән дүрт көн эчендә аякка бастым.
Хәзер барысы да табибларны бары тик начар яктан гына күрсәтергә тырыша. Алай түгел, алар арасында Адилә сеңлем кебек бик яхшылары күбрәк.
Табибларга үзләренең бер дә авыр­мауларын телим.
Флера Сәлахиева.
Чабаксар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев