Дүрт көн рәттән ял
Быел март бәйрәмнәрен россиялеләр 8-11 март көннәрендә билгеләп үтәчәк.
8 март — рәсми ял көне, ә 9 мартта, 6 гыйнвардагы ял көне күчерелү сәбәпле, ял итәбез. Һәрвакыттагыча, бәйрәм алды булган 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
2018 елның марты 31 көннән тора, аның 20се эш көне саналса, 11е — ял көне. Аннан соңгы киләсе озын яллар безне май аенда көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев