Соңгы елларда гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы булып туган балалар саны артуы күзәтелә икән. Дүрт айда туган балаларның 7672се - гаиләдә беренче, 7568е - икенче, 2177 - өченче һәм 655е - дүртенче һәм аннан соңгы балалар.
Быелның дүрт аенда Татарстанда 16190 кешенең үлеме теркәлгән, 6940 пар рәсми рәвештә гаилә корган, 4266 гаилә таркалган. Һәр өченче аерылышу очрагында гаилә корганга 5 елдан да азрак вакыт узган була икән. 80 % очракта гаиләләрнең таркалуы суд карары нигезендә теркәлә.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев