ДРКБда баланың бавырыннан зур энә тартып чыгарганнар
Вакыйга Яңа ел алдыннан була.
Уен вакытында сабый энә йота. Әти-әнисе аны Чаллы хастаханәсенә илтә.
Җирле табиблар сүзләренчә, энә плевраль куышлык аша узып, бавырга эләгә. Теләсә кайсы вакытта ул урыныннан кузгалып, бавырга эчкәрәк үтеп кереп, сосудлар һәм үт суы юлларын тишә алган.
Баланы ДРКБга күчерергә дигән карар кабул ителә, анда табиблар зур булмаган кисеш аша бавырдан энәне тартып чыгара ала.
Хәзерге вакытта сабыйның тормышына берни дә янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев