Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Дөреслек юк

Дөреслек юк, шуңа аптыраганнан язуым. Мин ветфельдшер буларак 1992 елда пенсиягә чыктым. Пенсия яшемә җиткәч тә эшләдем әле, хезмәт стажым 40 ел. 8900 сум пенсия алам. Икенче төркем инвалид, шул фермада гарипләнеп беттем инде, сынмаган җирем юк.

Даруларга бик күп китә. Инвалидлык акчасы белән 11300 алам. Мин пенсиягә чыкканда 120 сум белән чыктым, ул вакытта аз акча түгел иде. Кеше ышанмый шулкадәр аз пенсия алуыма. Хәзер колхозда эшләп яки идән юып пенсиягә чыгучылар да 13әр мең пенсия ала. Мин ялгыз яшим, иңемдә ике фәрештәм, бер Аллаһым гына бар. Әмма кешенең шулкадәр аз акча алмыйсыңдыр инде дигәненә бик әрләнәм. Дөрес түгел бит инде бу.


Нурдидә Вәлиуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев