Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе

Расүлебез вафатыннан соң дөньяга килгән мәшһүр әүлия Ибраһим Әл-Әдһәмнән догаларыбыз кабул булмавының сәбәбен сораганнар.

Ул болай дип җавап биргән:

  •  Аллаһны таныйсыз, Аңа ышанасыз, әмма хакын үтәмисез.
  •  Коръән укыйсыз, әмма аның белән гамәл кылмыйсыз.
  • Пәйгамбәребезне таныйсыз, әмма сөннәтен үтәмисез.
  •  Шәйтан – безнең дошманыбыз дисез, ә үзегез аны гамәлдә  дус тотасыз.
  •  Җәннәткә ышанасыз, әмма анда керергә омтылмыйсыз, ягъни җәннәт гамәлен кылмыйсыз, ә бу дөньяда җәннәт төзисез.
  • Җәһәннәм бар дисез, ышанам дисез, әмма котылырга ашыкмыйсыз, ягъни җәһәннәмгә якынайта торган гамәлләр кыласыз.
  •  Үлемгә ышанасыз, әмма әзерләнмисез, уен-көлке белән мавыгасыз.
  •  Кеше гаебен күрәсез, ә үзегезнең гаебегезне күрмисез.
  •  Аллаһы сезгә нигъмәт бирә, әмма шөкер кылмыйсыз.

Мәетне озатасыз, әмма үзегез гыйбрәт алмыйсыз”.

Чыганак: https://t.me/timhazrat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев