Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөньядагы иң беренче җиде игезәккә 18 яшь (+фотолар)

1997 елда америкалы Кенни һәм Бобби Маккоги гаиләсендә берьюлы җиде игезәк туа. Алар дөньяда уңышлы туып исән калган беренче "семерняшкалар". Дүрт малай һәм өч кызга Кенни, Брэндон,Натан, Джоэл, Келси, Натали һәм Алексис исемнәрен кушалар. Кенни һәм Бобби өчен бу балаларны тәрбияләү зур батырлык таләп итә, тик алар үзләрендә барлык авырлыкларны...

Ә барысы да Маккоги гаиләсенең берничек тә икенче бала алып кайта алмавыннан башлана. Алар ярдәм сорап ЭКО үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Табиблар 7 эмбрионның да үсеш алуын хәбәр иткәч, әлеге пар аларның барысын да калдырырга карар кыла. Табиблар аларны бу уйларыннан кире кайтырга күпме генә тырышсалар да, дингә ышанучы Кенни һәм Бобби аларны тыңламый. Балалар 1,13 килограммнан алып 1,5 кә кадәр авырлык белән дөньяга килә. Аларның һәрберсе исән калсын өчен, медиклар хәлдән килгәннең барын да эшли. Алексис һәм Натан ДЦП белән туа, әмма аларга операция ясыйлар. Алар бүгенге көндә мәктәптә белем ала.

Хәйрия фондлары Маккоги гаиләсенә актив төстә ярдәм итеп тора. Аларга зур өй бирәләр, балалар җәйге лагерьларга түләүсез йөри һәм мәктәптә дә түләүсез ашаталар. Гаилә башлыгына күп эшләргә туры килә, шуңа күрә балаларын да кеше яшьтән үк эшкә өйрәтә.

Олы кызлары Микаэла анасына игезәкләрне тәрбияләргә ярдәм итә.

Бу рәсемдә икенче рәттә сулдан уңга: Брэндон, Алексис, Джоэл һәм Натан. Беренче рәттә уңнан сулга: Кенни-әти, Кенни-бала, Келси, Натали һәм аналары Бобби. Брэндон укып бетергәч армиягә бара, Алексисның тәрбияче буласы килә, Кенни - төзүче, Натали - укытучы, Келси хорда җырлый һәм җырчы булырга хыяллана, ә Натан һәм Джоэл программист булачак.

Зур кызларының туе.

Тиздән балалар мәктәпне тәмамлап туган йортларыннан таралышачак. "Бу безнең тормышта бик кискен үзгәреш булачак", - ди Бобби. Бу аңлашыла да, чөнки шау-шуга күмелгән йорт берьюлы тынып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев