Ел саен 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Җир йөзендә һәр 10 секунд саен 1 кеше туберкулездан үлә.
Яшел Үзән районында агымдагы елның ике аенда туберкулез белән авыруның унике яңа очрагы теркәлгән. Шуларның икесе - балалар. Бу узган елгыдан күбрәк. Медицина алга барса да, борынгы проблеманы, кызганычка, әле булса да бетереп булмый.
- Туберкулез таякчыклары тышкы тирәлеккә бик чыдам, - дип сөйли Яшел Үзән профилактика үзәге табибы Фәридә Гончарова. - Бацилла йөртүченең төкереге кибеп беткәнче «әкрен тәэсир итүче мина» ул. Сәламәт кешенең үпкәсенә тузан белән эләккән таякчыклар туберкулез белән авыручылар рәтен тулыландыра. Суда бу таякчыклар үз активлыгын 150 көнгә кадәр саклый ала. Шунда ук әйтәм: әгәр кеше чын-чынлап сәламәт һәм иммунитеты әйбәт, сәламәт яшәү рәвеше алып бара икән, аны туберкулезның читләтеп узуы мөмкин. Әгәр дә сез депрессиядәге тәмәке тартучы алкоголик булсагыз, туберкулез - сезнеке.
- Шулай да бу мәкерле авыруга кемнәр күбрәк бирешә?
- Балалар, өлкәннәр, әлбәттә, - дип сүзен дәвам итә табиб Гончарова. - Шикәр диабетлы, стероидлар кабул итүче кешеләр дә алгы планда тора. Иммун системасына тәэсир итүче препаратлар кабул итүчеләр, иммунодефицит вирусын йөртүчеләр, начар тормыш шартларында яшәүчеләр, алкоголик һәм наркоманнар, стресс һәм депрессия хәлендә булганнар тиз бирешә бу авыруга.
- Туберкулез кебек куркыныч авыруны нинди билгеләре буенча танырга була.
- 2 атнадан артык какырыклы ютәл белән интегүчеләр, һичшиксез, фтизиатрга барып күренергә тиеш. Аручанлык, тән авырлыгын югалту, тиргә бату, лихорадка белән интегү, лимфа төеннәренең шешенүе, күкрәк чәнчү кебек симптомнар һәркайсыбыз өчен шикле билгеләр. Дөрес, әлеге әйтелгән симптомнар башка авырулар вакытында да булырга мөмкин. Шуңа күрә бервакытта да флюорография тикшерүләреннән качмагыз. Әниләр игътибарына да җиткерәм: 7 яшькә кадәрге балаларда бу авыруны ачыклауның бердәнбер ысулы - Манту пробасы. Өлкәнрәкләргә Диаскинтест пробасы ясала. Туберкулин пробаларын вакытында ясатырга тырышыгыз. Туберкулезны кисәтү өчен шәхси гигиена чараларын күрү, дөрес һәм вакытында туклану, иммун системасын ныгыту зарур.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Нет комментариев