Дөнья матурлыгына алданып яшәмик
Ел саен без кая да булса ял итәргә барырга җыенабыз, акчасын туплыйбыз, барасы урынын алдан хәстәрлибез. Отельләрне сайлыйбыз, "шведский стол" бармы-юкмы дибез. Ә менә мәңгелеккә шулай әзерләнәбезме соң? Ике атна диңгез буенда кызынып ятарга син акчаңны кызганмыйсың! Аллаһ сакласын, Авырып китеп, акча кирәксә, шулай ук табабыз. Ә мәңгелек өчен табабызмы?...
Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә өчен намаз укы, корбан чал. Корбаныңны ит өчен түгел, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен чал. Аллаһ Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да түгел, теләкләр барып җитәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) каты итеп кисәтеп әйткән: "Кем дә кем корбан чалмаса, мәчетебезгә якын килмәсен".
Җәмәгать, адәм баласы шушы матур дөньяга алданып яши. Ә аны яратучы кем? Аллаһ Тәгалә биргән матурлыкларга алданып намазны ташладык, корбан кирәк түгел, ураза да юк. Ә бит бу дөнья шуның кадәр матур булгач, аның җәннәте тагын да матуррак. Керт инвестицияләренңне шуңа!
Илдар хәзрәт Гатаулла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев