Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Дмитрий Туманов яшьләр иҗаты турында фикерләре белән уртаклашты

Җәмәгать эшлеклесе, актер һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюссоры Дмитрий Туманов Яшел Үзән халкына ихлас сәлам юллады. Ул шәһәрдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, мәдәниятнең, иҗатның һәм яшьләр инициативаларының җәмгыять тормышында мөһим роль уйнавын ассызыклады.

Алия Гаязова фотосы

Дмитрий Туманов үз чыгышында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең елдан-ел киңәя баруын, яңа талантларны ачу һәм аларга зур сәхнәгә юл ачу өчен әһәмиятле мәйданчык булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мондый проектлар яшь буынны илһамландыра, аларда иҗади фикерләүне үстерә һәм үз-үзләренә ышаныч тәрбияли.

Шулай ук ул Яшел Үзән шәһәренең мәдәни потенциалына югары бәя бирде. Биредә актив, талантлы яшьләр күп булуын, аларның республика һәм ил күләмендәге бәйгеләрдә лаеклы чыгыш ясауларын билгеләп узды. «Сезнең шәһәр — иҗатка гашыйк кешеләр төбәге. Монда һәркем үзен күрсәтә ала, үз юлын таба ала», — дип ассызыклады ул.

Чыгыш ахырында Дмитрий Туманов яшел үзәнлеләргә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Ул шулай ук киләчәктә дә шәһәр белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә, уртак мәдәни проектларны тормышка ашырырга әзер булуын белдерде.

Видео: Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев