Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Дәүләт хезмәтләренә – 30 процент

2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт пошлиналарын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Бердәм порталы аша түләгәндә 30 процент скидка бирүне караган РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.

Ташламадан бары физик затлар гына файдалана ала.

Пошлинаны gosuslugi.ru сайтының "Личный кабинет" бүлегендә теркәлгәннән соң түләп була. Аннан соң "Личный кабинет"та кирәкле хезмәтне сайларга, гариза тутырырга кирәк, аннан соң система квитанцияне түләргә тәкъдим итә. Мәсәлән, карта белән, анда скидканы исәпкә алган бәя күрсәтелә. Аннан соң квитанцияне бастырып алырга һәм ЮХИДИга мөрәҗәгать иткәндә күрсәтергә кирәк.

Яшел Үзән дәүләт автоинспекциясе шушы хезмәт мөмкинлекләреннән файдаланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев