Яшәеш
Дәүләт хезмәтләре порталы уңайлы һәм тиз
Яшел Үзән дәүләт автоинспекциясе безгә хәбәр итүенчә, автомототранспорт чарасын теркәтүгә хәзер интернет челтәре аша язылырга була.
Гариза дәүләт хезмәтләре порталына (gosuslugi.ru) кереп бирелә. Әлеге портал ярдәмендә якынча берничә процедура башкарыла: гариза бланкын тутыру һәм үзеңә уңайлы вакытка кабул итүгә язылу.
Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы - gosuslugi.ru аша гариза бирелсә һәм дәүләт пошлинасы түләнсә, 30 процент күләмендә скидка бирелә.
Шушы ук порталда юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен салынган түләнмәгән административ штрафлар турында да мәгълүмат алырга һәм аны банк картасы аша тиз арада түләргә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев