Дәүләт Думасы Россиядә пенсия яшен киметү белән шөгыльләнәчәк
Яшәеш

Дәүләт Думасы Россиядә пенсия яшен киметү белән шөгыльләнәчәк

Якын арада тиешле закон проекты кертеләчәк.

Дәүләт Думасына россиялеләрнең пенсия яшен киметү турында закон проекты кертеләчәк: ир- атлар өчен - 65тән 60 яшькә кадәр, хатын-кызлар өчен - 60тан 55кә кадәр. Тиешле закон проекты «Гадел Россия - дөреслекне яклап» фракциясе депутатлары тарафыннан кертеләчәк. Бу хакта партия лидеры Сергей Миронов белдерде.


-Без Дәүләт Думасы тарафыннан кире кагылган инициативаларга әйләнеп кайтачакбыз, бу пенсия яшенең мәҗбүри кайтарылуы да, эшче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү дә, - диде Миронов.


Партия Россиядә барлык пенсия системасын яңадан үзгәртеп корырга тәкъдим итә. Ул өч принципка нигезләнәчәк: элеккеге пенсия яшенә кире кайтару, дәүләт бюджетыннан турыдан - туры финанслау, пенсия күләмен өч параметр - хезмәт хакы, стаж һәм хезмәт шартлары буенча исәпләү.


Нет комментариев