«Дюймовочка» тәрбияләнүчеләре ГТО дөньясына беренче адым ясады
ГТО тестлаштыру үзәге командасы ЗМР РТның 26 нчы «Дюймовочка» балалар бакчасында булып, булачак беренче сыйныф укучыларын «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы белән таныштырды.
Балалар ГТО тарихы һәм нормативлары турында кызыклы әңгәмәдә катнашты, сораулар бирде, аннары үз көчләрен практикада сынап карады: сыгылмалылыкка күнегүләр ясады, теннис тубын максатка атты, челночный йөгерүдә җитезлек һәм координация күрсәтте. Чараның иң күңелле өлеше – команда белән уздырылган ГТО эстафетасы булды.
Мондый очрашулар балаларда кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уята. «Дюймовочка»да җитез, көчле һәм тату балалар үсә. Киләчәктә аларның күбесе ГТО нормативларын уңышлы үтәп, алтын билгегә лаек булыр дип ышанабыз!
Тәрбиячеләргә һәм балаларга җылы каршы алулары, күтәренке кәефләре һәм актив катнашулары өчен зур рәхмәт!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе — Марат Халитов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев