Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Динебез кагыйдәләрен белеп һәм үтәп яшик

Редакциябезгә дин турындагы темага сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булганлыктан, без аларны шәһәребезнең дин әһелләренә җиткерергә, алар белән аралашып, социаль челтәрләребездә җавапларны турыдан-туры эфирда ишеттерергә булдык.

Зеленодольск шәһәренең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин янына шундый беренче очрашуга баш мөхәрриребез Илсөя Садыйкова белән социаль челтәрләр редакторы Чулпан Гыйсмәтуллина барды.
Укучыларыбыз арасында әлеге әңгәмәне күрми калучылар яки интернеттан табып карарга мөмкинлекләре булмаучылар өчен газетабызда да бастырырга булдык. Бәлки, кызыксындырган сорауларга җавап табарсыз. Әгәр инде үзегезнең дә сорауларыгыз бар икән, рәхим итеп безгә юллагыз, ә без аларны дин ягыннан гыйлемле әһелләргә җиткерербез.

– Әссәламәгаләйкум, хәзрәт. Ра йондашларыбыздан килгән сорауларга җавап биреп үтсәгез иде. Тәүлек дәвамында намаз укырга тыелган вакытлар бармы?
– Вәгаләйкум әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу. Дөрестән дә, мондый вакытлар бар, ул безнең шәригатьтә күрсәтелгән: бу кояш чыккан вакыт (пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләрендә дә әйтелгән), аннары кояш иң югары ноктасында (зенитта) булган вакытта һәм кояш баеганда намаз уку тыела.

– Мөселман кешесен җирләгәннән соң, аның кабере өстенә таш куярга ярыймы?
– Әйе, әлхәмдүлилләһ, дөньяда кеше яши һәм китә – бу Аллаһ Тәгаләнең бер сөннәте, һәр җан иясе үлемне татып карар һәм җирләүнең тәртипләрен пәйгамбәребез с.г.в. өйрәтеп калдырды: әйе, кеше үлгәч, аның күмелгән урынын гади бер таш белән билгеләп кую дөрес, ул үзе (с.г.в.) дә шулай иткән.

– Кабер ташына язарга һәм сурәтләр беркетергә яки ясарга мөмкинме?
– Сурәтләр куярга рөхсәт ителми, Ислам динебездә мондый гадәт юк, ә инде анда кемнең җирләнүе, туган һәм үлгәне турында мәгълүмат, берәр аять яки гыйб рәтле сүз язу ярый, безнең бабаларыбыз да шулай иткән. Кеше зиратка зыярәт кыларга килгәч, кабер янында басып торганда шул сүзләрне укып, үзенә ниндидер гыйбрәт алсын дигән мәгънәне күз алдында тотып та шулай эшләгәннәр.

– Зиратка хатын-кызга керергә ярыймы?
– Хатын-кызга зиратка керү тыелмый, әмма инде аларның төрле көннәре була, моны да исәпкә алырга кирәк һәм ул анда тәртип бозмаска: кычкырып, тавыш белән еламаска, эмоцияләргә артык бирелмәскә – үз-үзен кулда тотарга тиеш. Әгәр инде кулда тота алмый икән, зиратка бармаса әйбәтрәк булыр.

– Кабер өстенә нинди чәчәкләр утыр тырга ярый?
– Кабер өстенә чәчәкләр кую Ислам динендә каралмаган хәл. Бу безнең гадәтебездән, безнең шаригатебездән түгел, шуңа күрә чәчәкләр белән бизәмибез. Агач утырту да икеле. Асылда шундый хәдис бар, пәйгамбәребез с.г.в. узып барганда бер кабердә күмелгән кешенең газап чигүен тоеп, бер агач ботагын сындырып, шунда төртеп куя һәм шушы агачның яфраклары кибеп, коелып беткәнче газаплары ким булачак, ди. Ә инде агач кадәр агач утырту турындагы хәдисләр килеп ирешмәде.

– Сәдака биргәндә әрвахлар рухына барып ирешсен дияргәме, әллә аның исеменнән тапшырыргамы?
– «Дҗәрия» дигән сәдака бар. Ул пәйгамбәребезнең хәдисендә күрсәтелгән. «Дҗәрия» аның исеменнән бара торган сәдака булып санала. Һәм без дә инде, доганы да «йә Раббым Аллаһ, шушы сәдаканы кабул итеп, үлгән, вафат булган кешенең изгелек мизанына авырлык өстәүче саваплардан булып барса иде» дигән теләк белән бирсәк яхшы булыр.

– Хәзер кибетләрдә «хәләл» тамгасы белән азык-төлекләр сатыла. Мөселман кешесе бары тик шундый ризыкларны гына сатып алырга тиешме?
– Безнең шаригатьтә кагыйдә бар, асылда бар нәрсә «мубаһ» – рөхсәт ителгән. Аллаһ Тәгаләбез илчесе Мөхәммәд с.г.в. «харам» дип билгеләгән ризык яки эчемлекне кулланырга ярамый, ә калганнары хәләл санала. Әмма шунысы да бар: мәсәлән, сыер ите безгә тыелмаган, әмма аны «Аллаһ әкбәр» сүзләре белән чалмаган икән – ите дә хәләл була алмый. Башка ризыкларга килгәндә дә, әгәр дә аның катнашмасында хәләл булмаган матдәләр бар икән, ул харам була. Шуңа күрә, азыкларны сатып алганда катнашмаларын (составын) укыр га кирәк.

– Эт – асрарга ярамый торган хайван түгелме? Аны тотып фотога төшәргә ярыймы?
– Монда да кагыйдә бар. Асылда, хәләл белән(ред.)

  • харамны Аллаһ Тәгалә үзе билгели. Адәм баласының, хәтта пәйгамбәрләрнең монда эше юк, алар нәрсә харам, нәрсә хәләл булуын безгә «ваһи» аша белдерәләр. Пәйгамбәребезнең эт турында әйткән хәдисләре бар. Ул әйтә, әгәр дә өйнең эчендә эт бар икән, ул йортка фәрештәләр керми. Шул ук вакытта башка хәдисләреннән күрәбез, ул ауга чыкканда, көтү көткәндә, сакчы итеп этне куллануны хуплый. Ягъни, үз өебез белән торабыз икән, ишек алдыбызның бер почмагында сакчы буларак эткә урын бирә алабыз. Әмма өй эченә кертергә ярамый. Аннары тагын бер нәрсә бар: әгәр дә без эт белән аралашабыз икән, аның селәгәе нәҗес булып санала. Әгәр дә селәгәе киемегезгә, чалбарыгызга тиде икән, аларны алыштырмыйча намаз укырга ярамый, чөнки безнең киемебез нәҗесләнгән булып санала.

    – Тырнак кисүдән тәһарәт бозыламы?
    – Юк, тырнак кисүдән тәһарәт бозылмый.

    – Мөселман хатын-кызына чәчен кырырга ярамый дип ишеттек, бу дөрес ме?
    – Әгәр дә сәбәбе (авыру, дәвалану) юк икән, кырырга ярамый, әлбәттә. Ә иң өстенә кадәр кыскартырга ярый. Хатын-кызга аннан да кыскарак кисү тыела.
    Илдар хәзрәткә сорауларга тулы җавап бирүе һәм әңгәмә ахырында балалар, аларны тәрбияләү турында вәгазь сөйләве өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын! Газетабыз битләренә вәгазьне сыйдыру мөмкинлеге юк, шуңа күрә, кызыксынучыларга «Яшел Үзән»нең Вконтакте төркемендә урнаштырылган видеоязманы карарга тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев