Динә Гариповага кинематография бүләге тапшырылды
"Сталкер" кеше хокуклары турындагы фильмнар фестивалендә якташыбызны "Зөләйха күзен ача" сериалында "Ай, былбылым" җырын башкарганы өчен бәяләделәр.
- Мин үз гомеремдә кинематография өлкәсендәге беренче бүләгемне алам. Хисләремне аңлатырлык түгел! Бигрәк тә бу бүләкнең минем яраткан җырымны татар телендә башкарганым өчен бирелүе шатландыра. Мин безнең музыканы ишетүем һәм шулай югары бәяләвем белән бәхетле! Яхшы киноның бер өлеше булуына бик шатмын! - диде җырчы үзенең инстаграмдагы битендә @ dinagaripova. ⠀
«Сталкер» кеше хокуклары турында Халыкара кинофестиваль 1995 елдан бирле Мәскәүдә үткәрелә. Аны традиция буларак, 10 декабрьдә, БМО Генераль ассамблеясе кабул ителгән көнне кеше хокуклары буенча гомуми декларация кабул ителгән көнне ачалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев