Динә Гарипова мошенникларның кесәсен калынайткан
Татарстанның атказанган артисты, "Голос" проекты җиңүчесе Динә Гарипова исеме гаугалы шау-шу кузгатты.
Мошенниклар интернетта golosschool.ru сайты булдырып, "Голос. Балалар" проектына узарга ярдәм итәргә ышандырган. Билгеле инде - түләү шарты белән. Имеш, алар бәйгедә катнашачак балаларны ярты ел эчендә эстрада йолдызы ясаячак. Остазлары да кемнәр бит әле - Пелагея, Динә Гарипова, Игорь Крутой! "Голос"ка эләгүнең бәясе - 120 мең сум!
"Беренче канал" хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән инде. Оештыручылар мондый сайт турында әле беренче генә ишетә, ди.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев