Дилә Нигъмәтуллина ире белән кызының мөнәсәбәтләре турында: «Конфликтлар була»
Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап бирде.
«Кызыгыз яңа ирегезгә нинди мөнәсәбәттә?» – дип сораучыга: «Аларның җылы мөнәсәбәтләре, әмма конфликтлары була. Минем белән дә шулай. Яшүсмерлек чоры. Ул хәзер чәчәк аткан кактус кебек, матур, әмма энәле», – дип җавап биргән җырчы.
«Хәзер кайната-кайнанагыз белән мөнәсәбәтләрегез ничек?» – дип сораучыга: «Искиткеч. Менә күптән түгел бергәләп театрга бардык», – дип бергә төшкән фото куйган җырчы.
Шушы көннәрдә Дилә Нигъмәтуллина хәзерге иренең әти-әнисе беренче вакытта аны кабул итмәүләре турында сөйләгән иде.
Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев