Дилә Нигъмәтуллинаның юбилеена керү 1500 сум тора
Бу көннәрдә Дилә Нигъмәтуллинаның эше тыгыз чак.
Чөнки җырчы 35 яшьлек матур юбилеена әзерләнә. Аны исә ул үзенчәлекле итеп гаиләсе, дуслары, яраткан тамашачысы белән бергә 26 май көнне "МАНО" ресторанында билгеләп узарга ниятли. Барысы бергә җыелуның тагын бер җитди сәбәбе бар - Дилә "Шул да җитә" дип аталган альбомын да презентацияли. Булачак чара турында ачык, мөлаем, чибәр җырчының үзеннән тулырак сораштык.
- Әлеге альбомым алтынчысы. Әмма ул алда чыгарылганнарыннан бик нык аерыла. Элегрәк, дөресен әйтергә кирәк, сан артыннан куа идек. Шуңа да альбомнарга яздырылган җырларымның күбесен хәзер бер дә җырламыйм, онытылган да. Ә менә әлеге альбомга кергән җырларның барысын да мин төрле чараларда башкарам. Алар - минем визит карточкам. Биредә биш ел эчендә башкарылган иң танылган унҗиде җырым тупланган. Тик әлеге альбомга минем ремикслар, дискотека форматындагы җырларым кертелмәде. Алла боерса аның икенче өлешен көз көне Казанның бер дискотека залында шулай ук зурлап тәкъдим итү чарасын оештырырбыз дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев