Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Диагностик картасы булмаган транспорт чарасы хуҗаларына штраф салына

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе 2022 елның 1 мартыннан транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуга кертүне раслаучы диагностик карта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылык кертелүе турында хәбәр итә.

Диагностик карта булмаганда ике мең сум күләмендә административ штраф салына.
Исегезгә төшерәбез, техник карау юридик затларга карый торган җиңел таксилар, автобуслар, йөк автомобильләре һәм җиңел транспорт өчен мәҗбүри.
Шул ук вакытта физик затларга караган һәм бары тик шәхси максатларда гына кулланыла торган җиңел автомобильләр һәм автотранспорт чаралары мәҗбүри техник караудан азат ителгән.

Моннан тыш, транспорт чарасы конструкциясенә, аның эшләп чыгару елына карамастан, үзгәрешләр кертү белән бәйле барлык төр транспорт чаралары өчен, шулай ук дәүләт исәбенә кую һәм хуҗасын алыштыруга бәйле теркәү гамәлләрен башкару очракларында, транспорт чаралары өчен эшләнеп чыгу срогы дүрт елдан артканда, диагностик карта булу мәҗбүри.
Гамәлдәге диагностик картаның булуы турында мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев