Мондый диагнозлы кешеләргә автомобиль йөртергә ярый, тик кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Глюкометр һәрвакыт яныгызда булсын. Үзегезне начар хис итә башлау белән шикәр микъдарын үлчәгез. Моны юлга чыгар алдыннан да эшләргә кирәк. Әгәр дә кандагы шикәр 5 ммольдән түбән булса, аны 7-8гә кадәр күтәрегез. Шуннан соң гына руль артына утырырга ярый. Машинада озак барырга туры килгәндә, вакыт-вакыт контроль тест ясарга онытмагыз. Бераз глюкоза күләменең кимегәнен тоймый калып, кискен моментны сизми калуыгыз мөмкин.
Руль артына утырганчы ашагыз. Төймә дару яки инсулин кабул иткәннән соң, аларның нәтиҗәсен исәпкә алырга кирәк. Гадәттә дарулар берникадәр вакыт аралыгында билгеле программа буенча тәэсир итә, мәсәлән, шикәрне өч сәгать дәвамында төшерә. Бу турыда онытырга ярамый һәм даими туктап, капкалап алырга кирәк.
Каныгыздагы шикәр микъдарының кискен төшүен сизмисез икән, машина йөртергә ярамый. Гадәттә диабетиклар өянәк якынлашканын алдан сизәләр: хәлсезлек, кул калтыравы барлыкка килә һәм баш әйләнә. Тик кайбер кешеләрдә кайвакытта бу тоемлау югала. Мондый очракта кискен моментны «ычкындыру» куркынычы бар. Шуңа күрә үзегездә була торган өянәк билгеләрен ачыклагыз һәм аларга игътибар итегез.
Дәвалауны үзгәрткәннән соң руль артына утырмагыз. Төрле препарат төрлечә тәэсир итә. Яңа дару шикәрне артык яки кискен төшерергә мөмкин. Бу һичшиксез, сезнең халәтегездә чагылыш табачак. Шуңа күрә, башка төрле даруларга ияләнергә вакыт кирәк һәм беренче 3-4 көндә машина йөртү тыела.
Нет комментариев