Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутат укучылар белән дәрес уздырды

17-нче номерлы Яшел Үзән мәктәбендә укучылар шәһәр Советы депутаты, Балалар иҗат үзәге директоры Ирина Фесенко белән очраштылар

Традиция буенча февраль башында республиканың барлык мәктәпләрендә дә Дәүләт Советы депутатлары һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары катнашында парламент дәресләре уза.

 

Ел саен депутатлар парламент дәресләрендә катнашу өчен мәктәпләргә йөри, бу инде күркәм традициягә әверелде.

 

Парламент дәресе - ТР Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла.

 

«Балалар - безнең киләчәк» җирле проекты һәм «яңа мәктәп» федераль проекты кысаларында 17нче мәктәптә алтынчы сыйныф укучылары Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты, директор Ирина Фесенко белән очраштылар.

 

Укучылар депутат белән зур кызыксыну белән аралашты, очрашу бик җанлы булды, укучыларны Татарстан парламентының закон чыгару эшчәнлеге белән таныштырдылар, законнар һәм хокуклар турында уен программасы үткәрделәр.

 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Яшел Үзән районы буенча җәмәгать ярдәмчесе буларак, Ирина Владимировна балалар белән бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, хокукларны үтәү турында, һәр кешенең хокуклары гына түгел, бурычлары да булуы турында сөйләште.

 
- Парламент дәресләре үсеп килүче буын һәм сәяси структура арасында нәтиҗәле-әһәмиятле диалог булып хезмәт итә. Мондый дәреснең форматы яшьләр белән эшләүнең яхшы агарту формасы булып тора. Алар инде традициягә әйләнде һәм аеруча актуаль мәсьәләләр буенча үзара фикер алышуга, шулай ук яшьләрнең Дәүләт төзелеше турында белемнәрен күтәрүгә ярдәм итә, - дип билгеләп үтә Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты Ирина Фесенко.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев