Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депрессияне дәвалап була. Вакытында ачыкланса

Яшел Үзәндә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысасында депрессиягә багышланган конференция булды. Инициаторы - медицина профилактикасы үзәге (ЦМП).

Депрессия проблемасы кискен тора, шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлек сак­лау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья сәламәтлек көне шушы темага багышланган да инде. ВОЗ мәгълүматларына караганда, дөньяда 300 миллионнан артык кеше депрессиядән интегә. 2005 елдан 2015 елга кадәр аның 18 процентка кадәр артуы билгеле.
-2009 елда бездә 1 мең кешегә ул 0,8 коэффициент туры килсә, 2015 елда - 1,9. Ике тапкыр арткан, - дип сөйли табиб-психотерапевт Рамил Борһанов. - Шуңа күрә профилактикага һәм сәламәт яшәү рәвешенә аерым игътибар бирергә кирәк.
Медицина термины «депрессия»не күпләр гадәти тормыштагы хисләр үзгәреше, кәеф кырылу белән аңлата. Әмма бу алай түгел.
- Депрессия сәламәтлекнең җитди бозылуын күрсәтергә мөмкин, - дип ассызыклый Яшел Үзән психоневрология табиб-психиатры Наталья Сенюшина. -Депрессиядән кешенең психикасы бозылып, ул аның мөмкинлекләрендә кире чагылыш таба. Кайвакыт кешенең шул сәбәпле якыннары һәм хезмәттәшләре белән мөнәсәбәте бозылырга мөмкин.
Кәеф бозылу белән психик авыруны ничек аерырга соң? ЦМПдагы конференциядә өч билгегә игътибар иттеләр: кәеф, сөйләшү һәм хәрәкәтләнү активлыгы. Депрессиягә тотрыклы күңел боек­лыгы һәм әйләнә-тирәгә битарафлык, гадәти эшләрне башкара алмау хас.
Депрессия белән интегүчеләргә хас симптомнар: энергия җитмәү, аппетит һәм концентрация булмау, йокы килү, яисә киресенчә йокысызлык, курку, тынгысызлык, үз-үзенә түбәнсетеп карау, үзен гаепле итеп тоту.
Депрессиядән бөтен яшьтәге кешеләр дә интегә. Аеруча яшүсмерләргә һәм өлкән яшьтәгеләргә игътибар итәргә кирәк.
Үзенең эше турында ЯҮМРдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең баш белгече Елена Данилова хисап тотты. Депрессиягә каршы көрәш - бу яшүсмерләр суициды профилактикасы.
- Яшел Үзән районы мәктәпләрендә - 18, балалар учреждениеләрендә 13 белгеч эшли, - диде үзенең чыгышында мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Венера Сафина. - Мәктәп психологлары - бу авыруга каршы торуның 1нче этабы.
«Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә нинди ярдәм күрсәтелү турында психолог Алена Никитина, ә балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактика эше турында балалар дәваханәсенең психологы Венера Байгулова сөйләде.
Депрессиянең гади 5 билгесе:
1.Тормышның тәме дә, яме дә бетә. Шатлык кача.
2.Уйлау, фикер йөртү эшчәнлеге акрыная.
3.Даими рәвештә хәл булмый, көч китә.
4.Ялгызлык хисе көчәя. Сине берәү дә аңламый шикелле.
5. Җан сыкрый.
Кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Чыгыш ясаучыларның барысы да депрессия дәвалануга бирешә, аны вакытында ачыкларга һәм белгечкә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк диде. Кайда һәм ничек ярдәм итә алалар соң?
- «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге. Адресы: Ленин ур., 45;
- Бехтерев исемендәге республика клиник дәваханәсенең Яшел Үзән психоневрология диспансеры. Адресы: Гоголь ур., 49а;
- Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге. Адресы: Тургенев ур., 10. Телефоны: 5-62-76.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев