Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Дельфин» шифаханәсе базасында балаларның һәм яшьләрнең «Тартария» интеллектуаль иҗаты төбәкара форумы уза

«Тартария» форумы - балалар арасында туган телне популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгариф проекты.

Алмашта Россиянең 12 субъектыннан 150 бала катнаша - Татарстан Республикасы, Әстерхан, Саратов, Төмән, Ульяновск, Түбән Новгород, Самара өлкәсе, Мәскәү шәһәре, ХМАО, Башкортостан Республикасы, Пермь крае.

Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Кунакларга «Курай», «Лепка», «Оригами», «Робототехника» дигән мастер-классларын тәкъдим иттеләр, иҗади номер күрсәттеләр.

Лагерь базасында балалар сәламәтләндерү процедуралары комплексы ала. Кунаклар фито-бар, су шифаханәсе, галокамера, бассейнны карадылар.


 

ЯҮМР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев