Яшел Үзәннең «Дельфин» 5нче спорт мәктәбе укучылары йөзү буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр арасында
Казанда «Мэд Вейв Классик» Бөтенроссия ярышлары узды.
Яшел Үзән муниципаль районы «Дельфин» спорт мәктәбеннән 27 тәрбияләнүче тәкъдим ителде. Тренерлары – Бәйрәмова Юлия, Гудкова Наталья, Гарипова Дамира.
Ярышларның беренче көнендә пьедесталга:
Тимофей Зиновьев – 50 м баттерфляй дистанциясендә – 1нче, 100 м брасс дистанциясендә – 2нче урын,
Камил Заһидуллин – 200 м баттерфляй дистанциясендә – 2нче урын
күтәрелде.
Икенче ярыш көнендә:
Тимофей Зиновьев – 2 көмеш (50 м брасс, 200 м брасс).
Эвелина Заһидуллина – бронза (200 м брасс).
Котлыйбыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев