Декабрьдә безне ниләр көтә?
Пенсионерлар ике тапкыр күбрәк акча алачак.
Пенсия ике тапкыр киләчәк. Тик бу артуга түгел, ә түләү графигы үзгәрүгә бәйле. Гыйнвар башына Яңа ел бәйрәмнәре туры килгәнгә күрә, пенсия бирүдә тоткарлык булмасын өчен, гыйнвар ае пенсиясе декабрьдә бирелә: бу айныкы – 1нче числодан соң, ә гыйнварныкы – 25еннән соң.
Декабрь азагында алынганы күбрәк булачак, чөнки 2024 елдан пенсия 7,5 процентка арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев