Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Декабрьдә нинди законнар гамәлгә керә?

Ташламалар турында хәбәр итәчәкләр

Кешеләрнең күбесе үзләренең нинди ташламаларга ия булуын белми. Хәзер аларга бу хакта, ягъни, нинди социаль ташламаларга ия булулары турында хәбәр итәчәкләр.
«Кешеләрнең барлык социаль хезмәтләр турында уңайлы форматта, мәсәлән, «Дәүләт хезмәтләре» порталы яисә телефон аша мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак», – дип билгеләп үтә Дәүләт Думасы Рәисе Вячес лав Володин.

Түләүләр булмауга шикаять
Әгәр медицина хезмәткәре, 2020 елның 1 ноябреннән Хөкүмәтнең яңа карары белән билгеләнгән COVID-19 диагностикасында һәм дәвалауда медицина ярдәме өчен махсус социаль түләү алмаса, яисә өлешчә генә түләнсә, ул шикаятьне «Дәүләт хезмәтләре» аша электрон рәвештә бирә ала.
Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча тикшерү үткәреләчәк.

Музыка коралларын маркировкалау
Мәдәни кыйммәткә ия музыкаль инструментны вакытлыча каядыр алып баруга, яисә илдән чыгаруга рөхсәт алу өчен аңа уникаль билге куярга, шулай ук, аңа паспорт рәсмиләштерергә кирәк булачак, аның гамәлдә булу вакыты 10 ел тәшкил итә. Паспорт Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан рәсмиләштерелә.
Закон инструмент хуҗаларының гамәлдәге процедурасын гадиләштерәчәк һәм мәдәни кыйммәтләрне законсыз чыгарудан саклаячак.

«Санлы нотариат» турында төзәтмә
Мәсәлән, башка төбәктәге фатирны яңадан рәсмиләштерү өчен берничә нотариус катнашында дистанцион алыш-бирешләр ясарга мөмкин булачак.
Шулай ук, документны читтән торып икенче телгә тәрҗемә итү, физик һәм юридик затларга электрон документлар тапшыру, күчемсез мөлкәткә залог турында белдерү кәгазе реестрыннан өземтә бирү рөхсәт ителәчәк.

 

«Бу закон белән без гражданнарга һәм бизнеска нотариаль хезмәтләр алуны шактый гадиләштерәбез, аларның күбесе электрон формада күрсәтелә ала», — дип аңлатма бирә Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Шик туган очракта, нотариус клиентны бердәм биометрик система ярдәмендә идентификацияли алачак.
Санлы нотариат турындагы закон санлы икътисад өлкәсендә заманча законнар базасын булдыруда тагын бер адым. Бу закон агымдагы елның 29 декабреннән гамәлгә кертелә.

Этил спирты әйләнешенә контроль
Этил спиртын, этил спирты фармацевтика субстанциясен һәм спиртлы дарулар белән законсыз тәэмин итүне тыюга юнәлдерелгән закон үз көченә керә.
Бу максатларда этил спирты фармацевтик субстанциясен җитештерүне лицензияләүгә һәм җиһазлауга таләпләр беркетелә.

Электрон хезмәт кенәгәсе
Хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып бару яки кәгазь форматта саклау турында гариза бирү вакыты чыга. 31 декабрьгә кадәр гариза бирә алмау чылар моны теләсә кайсы вакытта эшли ала.
Шулай ук, гамәлдәге вакыты 2020 елның 1 февраленнән 15 июльгә кадәр булган паспортларны бирү (алыштыру) һәм машина йөртү таныклыкларын алыштыру вакыты да чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев