Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ДАРУНЫҢ ИҢ ЯХШЫСЫ – ТАБИБ БИЛГЕЛӘГӘНЕ!

Көздән башлап язга кадәр безне иң борчыган мәсьәлә – сәламәтлек.

Дөресрәге, ничек тә булса салкын тидермәскә һәм грипп эләктермәскә иде, дигән теләк. Ә авырый башлаган очракта ничек аерырга соң аларны? Күпчелек (бигрәк тә авыл халкы) йөткерү-төчкерүләренә карамыйча, кул астында булган даруын каба да, йөри бирә – сырхауның кайсысы икән миндә, дип, уйланып мәшәкатьләнеп тормый. Табиблар фикеренчә, бу бик зур ялгышлык.

Үзеңә карата мондый салкын һәм битараф караш бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип кисәтә алар. Салкын тию белән грипп арасында нинди аерма барлыгы, аларга каршы профилактик чаралар турында Яшел Үзән үзәк хастаханәсе белгече, шәһәребездә 1979 елдан бирле халыкка медицина ярдәме күрсәтүче табиб-инфекционист Александра Чиркова белән әңгәмә кордык. 
– Гомумән, салкын тию (простуда) дигән авыру юк. Кешедә вирус утыра һәм әгәр дә ул туңа икән, моңа кадәр үзен тыныч тоткан пневмотроп вирус баш калкыта. Борыннан ага башлый һәм тамак үзен сиздерә. Температура әкренләп күтәрелә. Бу – ОРВИ (О́страя респирато́рная ви́русная инфе́кция) – тын юллары авыруларының кискен ялкынсынуы. Ә гриппка килгәндә – ул барлык вируслы авырулар арасында иң авыры һәм катлаулысы. Үлемгә дә китерергә мөмкин. Беренче көннән үк температура 40ка күтәрелә, сөякләр сызлый, күз алмалары авырта, борын суламый, әмма ул коры. Респиратор синдромнары 10-12 сәгатьтән соң гына пәйда була, борын-тамак һәм трахея зарарлана. Бу – авыруның классик агымы.

– Грипп белән авырганыңны сизми дә калырга мөмкинме? Андый очраклар бармы?
– Әйе, гриппның җиңел формасы булырга мөмкин, әмма аны да аягүрә эшкә йөреп уздырырга ярый дигән сүз түгел. Беренчедән, ул азып китәргә мөмкин. Икенчедән – хезмәттәшләрегез турында да уйлагыз. Һәр авыруны вакытында дәваларга кирәк.

– Гриппның авыр формасы нидән гыйбарәт?

Әңгәмәне тулысы белән газетадан укырга мөмкин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев