Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Дарулар, сим-карталар һәм интернетта җырлар эзләү - һәркемгә кагылышлы үзгәрешләр һәм штрафлар

***

Һәркемгә кагылырга мөмкин булган үзгәрешләр һәм штрафлар

Даруханәләрдә хәзер фармацевтлар рецептсыз даруны сату гына түгел, ә сатып алучыга кирәкле препаратның арзанлы аналогларын санап чыгарга тиеш.

Әгәр ул моны эшләмәсә һәм сатып алучы шикаять белдерсә, бу лицензия таләпләрен үтәүне тикшерү өчен нигез булып тора. Моның өчен 20 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штраф яный (РФ КоАПның 14.4.2нче маддәсе).

Машина йөртүчеләр өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы аек булубулмауга тикшерү тәртибен яңарткан. Хәзер:

  • язма ризалыкка кул куярга кирәк булачак;
  • ике «өрү» арасындагы интер­вал 25 минутка кадәр артачак;
  • машина йөртүчене химиктоксикологик тикшеренүгә җибәргәннән соң, аңа 30 минут эчендә сидек анализын тапшырырга кирәк булачак;
  • юл-транспорт һәлакәте чыкканда, сидек анализын да алачаклар;
  • табиблар гаепләнүченең нинди дарулар эчүен ачыклаячак. Тыелган матдәләр исемлегенә мефедрон кертелгән. Аны өстәмә анализлар ярдәмендә генә ачыкларга була. 

Тикшерүдән баш тартканда, машина йөртүчегә 45 000 сум штраф салынырга яисә ул 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Мигалкалы машиналар

Юлларда машинаның сиренасы һәм маяклары кабызылган булса, аңа юл бирергә кирәк булачак. Хокук бозган өчен штраф 4500 сумнан 7500-10 000 сумга кадәр яисә 6-12 айга йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган (РФ КоАПның 12.17нче маддәсе, 2нче өлеш).

Сим-карталар 1 сентябрьдән үз сим-картаңны чит кешеләргә бирү тыела. Моның өчен штрафлар каралган:

  • физик затларга – 30 000- 50 000 сум;
  • ИП өчен – 50 000-100 000 сум; 
  • компанияләргә – 100 000- 200 000 сум.

Искәрмә: номерны иреңә яисә хатыныңа, балаларга, ата-аналарга, әби-бабайларга яки хакимият вәкилләренә һәм ашыгыч хезмәтләргә бирергә була.

Экстремистик материаллар

1 сентябрьдән КоАПта яңа маддә барлыкка килгән. Хәзер экстремистик материаллар тараткан өчен генә түгел, аларны интернетта эзләгән өчен дә штраф салынырга мөмкин. Күләме 3000 сумнан 5000 сумга кадәр. Беренче тапкыр хокук бозган очракта җәмәгать судьясы кисәтү белән генә чикләнергә мөмкин.

Хокук бозу

Законның формулировкасы шактый киң: экстремистик материалларны «аңлы рәвештә эзләү» һәм алардан файдалану тыела. Әгәр материал очраклы рәвештә рекомендацияләр лентасына эләксә, җәза булырга тиеш түгел. Әмма, әгәр дә кеше, Юстиция министрлыгы исемлегеннән материалның төгәл исемен кертә, даими рәвештә аларны эзли яки саклый икән, бу инде ният буларак аңлатылырга мөмкин.Очраклы рәвештә сылтама буенча баскан гади кулланучыга штраф салырга тиеш түгелләр. Ләкин «очраклылык»ны исбатларга туры киләчәк. Юристларга, журналистлар һәм тикшерүчеләргә ни өчен мондый материалларга мөрәҗәгать итүләрен аңлату мөһим булачак.

Яшүсмерләргә 16 яшьтән штраф салырга мөмкиннәр. Әгәр аларның кереме булмаса, ата-аналар түләячәк.

Мәсәлән. Юстиция министрлыгының экстремистик материаллар исемлегендә булган китапны күчереп алу – формаль яктан штраф өчен сәбәп. Әгәр моны белмичә бер тапкыр эшләсәң, мөгаен, кисәтү белән генә чикләнерләр. Әгәр системалы булса – штраф.Законда хокук бозуларны ничек ачыклаулары турыдан-туры язылмаган. Әмма экспертлар элемтә операторлары, эзләүчеләр һәм «Роскомнадзор»ның автоматик мониторингы аша тикшерәчәкләр.

Штрафка шикаять

Беркетмәне ФСБ яки полиция хезмәткәре төзи, шуннан соң эшне мировой судья карый. Әгәр штраф салганнар икән, карарны район судында ун көн эчендә дәгъваларга була. Исемлеккә 5000нән артык позиция кертелгән. Аларны эзләргә һәм ачарга ярамый. Нәкъ менә шуның өчен җаваплылык каралган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев