Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәрт тә, дәрман да бар әле

Көрәш мәктәбе базасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен ГТО фестивале узды һәм анда егермедән артык кеше катнашты

Без физик культура белән шөгыльләнсен өчен, өлкән яшьтәге актив кешеләргә бушлай төркем булдырдылар, дип сөйли Фәния Сәлахетдинова. Ә бүген яраткан көрәш мәктәбебезгә үз көчебезне сынап карарга килдек.


Хезмәткә һәм оборонага әзерлек күкрәк билгесен илебезнең йөзләрчә мең халкы алырга омтыла, алар актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә һәм биремнәрне үтәү өчен чикләүләр юк, аеруча яшь чикләре.


Мин сезгә бары уңышлар телим! Осталыгыгызны гына күрсәтеп калмагыз, күңел дә ачыгыз. Ә минем сезнең өчен күңелле яңалык: ниһаять, безнең бу көрәш мәктәбе 2023 елга ТР министрлыгының капиталь ремонтлау программасына эләкте, дип уртаклашты үзенең сәламләү сүзендә Яшел Үзән муниципаль районы спорт бүлеге җитәкчесе Динар Нигъмәтуллин.Ул ике этапта узачак, башта түбәне ремонтлаячакбыз, ә аннары спорт залларын һәм мәктәпнең башка бүлмәләрен төзекләндерәчәкбез.

Бу чара катнашучылар өчен генә түгел, безнең өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Яшьләр арасында бу кадәр позитивлыкны һәм энергияне очратып булмый. Ә бит иң яшь катнашучыга – 50 яшь, иң өлкәненә – 82!

Исегезгә төшерәбез, ГТО нормаларының 11 баскычы бар, соңгы баскыч – 70 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев