Данлыклы режиссер гаиләсе белән ял иткәндә батып үлгән
***
Вахтангов исемендәге театрның элеккеге баш режиссеры Юрий Бутусов Болгариядә батып үлгән.
Бутусовка 63 яшь иде.
Театр директоры Кирилл Крок сүзләренчә, «Хәбәр ителгәнчә, ул гаиләсе белән Болгариядә ял иткән, хатыны һәм 2 баласы белән, һәм батып үлгән. Шундый фаҗигале үлем», – дип язган театр директоры Кирилл Крок телеграм-каналында.
Бутусов 1961 елда Ленинград өлкәсенең Гатчино шәһәрендә туган. 2011-2018 елларда Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе була. 2018-2022 елларда Вахтангов исемендәге театрда баш режиссер булып эшли.
Фото: соц. челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев