Данир Сабиров көтмәгәндә «малайлы» булган
***
Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә Марат кушаматлы маймылларын күрсәтте. Алар аны олы кызлары Мәрьямнең туган көненә бүләк иткән иде. Әмма аннары маймыл күренми башлады. Ә халык маймыл бүләк итү – шаяру булган, дип уйлаган, күбесе маймылның үсеп китүе, киемнәре матур булуы турында һәм аны алга таба күбрәк күрсәтүне, үзе киенү-киенмәвен дә сорап язган.
«Малайлы да булдың», – дигән комментарий да бар. Маймыл, тулы гаилә әгъзасы кебек, табын артында да утыра, Данирның итәгендә дә күренә.
Маймыл аннары җырчы белән чираттагы концертларга чакыруда катнаша. Артист аңа татар телен белергә кирәклеге турында гел әйтеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев