Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дагыстан

Хезмәттәшләрем белән декабрь аенда Дагыстан гуманитар институтына эшлекле сәфәр кылдык. Барыр алдыннан кайберәүләрдән «Алдыгызны-артыгызны карап йөрегез! Ничек курыкмыйча барасыз?! Урлап китмәсеннәр!» дигән «изге теләкләр» дә ишетергә туры килде. Урлаучылар күренмәде, шөкер, Казанга кайтып җиттек.

Әлеге сәфәр барышында туган фикерләрне, хис-тойгыларны сезгә дә җиткерәсем килә. Билгеле инде, сезне гуманитар институтның уку-укыту, фәнни эшчәнлегенә караганда, биредәге гореф-гадәтләр, үзенчәлекләр кызыксындыра. Киттек. Бергә-бергә Кавказ тауларына күтәреләбез...

Дагыстан халкы – гаҗәеп кунакчыл халык. Гадәттә, кешегә бик рәнҗегән вакытта берәрсе «И, бусагаңнан кунак та атлап кермәсен!» дисә, бу алар өчен иң каты рәнҗеш икән. Кунак белән бергә бәрәкәт килә, муллык килә ди алар. Әле алдагы елларда юлчыларны кунак итү өчен чиратка басып, «талашып» диярлек торганнар, янәсе, «безгә килсен дә, бездә кунак булсын». Безгә дә Унцукуль районының Ирганай авылында кунакта булырга туры килде. Бадай һәм Әлҗәннәт гаиләсе безне авар хинкалилары, үз бакча җимешләре белән сыйлады. 2008 елда ГЭС төзелү сәбәпле, авылларының, җимеш бакчаларының, зиратларының су астында калуын ачынып сөйләделәр. Хөкүмәт тарафыннан әллә ни компенсация алмасалар да, иркен, матур йорт җиткереп кергәннәр. Яңадан күп итеп хөрмә агачлары утыртканнар. Ходайга шөкер итеп яшиләр, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Бердәнбер кызлары тиздән кияүгә чыгачак икән. Үзләренең өченче буын туганнарына ди...Безнең өчен сәер тоелса да, Дагыстанда мондый очрак еш күзәтелә: кызларны яхшы белгән, ышанычлы гаиләгә кияүгә бирәләр. Яучылап. Еллар буе очрашып йөрү юк, шәригать кушканча, әти-әни сайлаган кеше – синең гомерлек юлдашың. Әти-әнигә тирән хөрмәт, алар сүзеннән чыкмау – тормышыңның гүзәллегенә туры юл.

Безне тауларга, авылга алып барган 16 яшьлек Мөхәммәт тә өченче буын туганыма өйләндем ди. Биредәге гореф-гадәтләр турында яратып, хисләнеп сөйли. Хатыным тәртипле, тәрбияле, азмаган-тузмаган, әллә ниләр сорап интектерми, күзгә генә карап тора, ди. Мондагы ирләргә нәкъ менә шундый: каршы сүз әйтми, күзгә генә карап тора, балалар тәрбияли, өй эшләре белән шөгыльләнә торган дини кызлар кирәк тә инде (нәкъ безнең кебек икән дип, рәхәтләнеп көлешеп алдык). Чыннан да, биредәге кызлар, ханымнар тышкы кыяфәтләре белән дә, үз-үзен тотышлары белән дә башка төбәктәгеләрдән аерылып торалар: озын җиңле, озын итәкле ыспай күлмәкләр, матур итеп ябылган ачык төстәге яулыклар, тыныч, итәгатьле сөйләм, тыйнак хәрәкәтләр... Билгеле инде, ирләр аларның капма-каршысы – утка бензин сипкәч, дөрләп киткән учак кебек. «Горячая кавказская кровь», дип юкка гына әйтмиләр, күрәмсең. Малайлар төрле спорт төрләре, ирек­ле көрәш белән шөгыльләнә. Шуңа да, аларда кечкенәдән көрәшчеләргә хас булган сыйфатлар: җитезлек, көч, максатчанлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Дагыстанда халык бик дини. Азан тавышын ишетүгә кешеләр төркем-төркем булып мәчеткә агыла. Мондагы гадәти көн бездәге җомга көнне хәтерләтә. Әгәр кием тиешле таләпләргә җавап бирмәсә, мәчетләрдә, йортларда хатын-кызның гаурәтен каплап торырлык махсус кием дә бирәләр. Кием дигәне берничә төрле: гәүдәне тулысынча кап­лый торган махсус күлмәкләр һәм капчыкны хәтерләтә торган итәк. Билгеле, төбе ачык итәк кебек булса, намаз укырга җайлырак булыр иде. Әмма һәр эшнең, нәрсәнең үз тәртибе дигәндәй, бу күренешнең дә үз аңлатмасы бар.

Биредәге халык, бездән аермалы буларак, Шәфигый мәзхәбе буенча яши. Без – Татарстанлылар, Хәнәфи мәзхәбендә. Шуңа күрә дә, намаз тәртипләре бераз аерылып тора. Хәнәфи мәзхәбе буенча бит, кул чуклары, аяк бераз күренеп торса, Шәфигый мәзхәбе буенча аяк та капланырга тиеш. Намазда кул хәрәкәтләре дә аерылып тора. Әлеге таләпләрне яхшы белгән дин әһелләре кемнең ничек намаз укуына карап кешенең нинди мәзхәбтән булуын тиз аера. Әмма шуны истә тотарга кирәк: намазлыкка баскач, кешенең ничек укуын карап торырга, игътибарыңны читкә юнәлтергә кирәкми...

Дагыстан – күпмилләтле респуб­лика. Биредә авар, даргин, кумык, лезгин, лакц, рус, табасаран, рутул, агул, әзербайҗан, цахур, әрмән, ногай, чечен һәм безнең татар милләтеннән булган халыклар да яши.

Монда яшәүчеләрнең матур итеп авар, табасаран, кумык телендә сөйләшүләрен рәхәтләнеп, сокланып тыңладык. Искиткеч матур, аһәңле сөйләм. Дагыстанда туып үскән, хәзерге көндә Санкт Петербург дәүләт университетында эшләүче хокук фәннәре кандидаты кумык кызы Патимат Гусенова белән дә рәхәтләнеп үзебезчә – татарча сөйләштек. Бер-беребездән бик еракта яшәсәк тә, динебез, телебез уртак булуына сөенеп бетә алмадык. Мәктәпләрдә, урта, югары уку йортларында дәресләр рус телендә алып барылса да, кешеләр үзара туган телдә аралаша. Телгә, дингә, әти-әни­гә булган хөрмәт һәр сүздән, һәр хәрәкәттән сизелеп тора биредә. Тарихтан белгәнебезчә, Кавказ таулары – күп сугышларның, чуалышларның шаһиты булган таулар. Дагыстанда, Махачкала шәһәрендә яшәүчеләр бүгенге көндә имин, матур гомер кичерүләренә дә шатланып туя алмый. Аллаһка шөкер, бераз тынычлап яши башладык диләр. Атна саен шартлау, атыш, үтереш булган вакытларны куркып, теләмичә генә искә алалар...

Постларда, тауларда тынычлыкны саклаучы хәрби кием кигән, коралланган егетләрне еш очратырга була. Алар контракт буенча эшли, машиналарны, җәяүлеләрне туктатып һәрдаим тикшереп тора. Хәрбиләргә каршы килүче, ризасызлык белдерүче юк, тыныч, имин яшәүгә ни җитә ди алар. «Дагыстанлылар постларда торса, тагын элеккеге чуалышлар кабатланырга мөмкин», дип тә өстәп куялар....

Кунакчыллык турында яздык язуын, әмма ризыклар хакында ләм-мим. Алары турында сөйләми калсам, язманың тәмен сизмәссез дип уйладым.

Нәзирә Гыйззәтуллина,

Осиново

Язманы тулысы белән газетаның 30 гыйнвар санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев