Дачадагы ун куак өчен рәшәткә артына утыруыгыз ихтимал
Белеп торыгыз! РФ Җинаятьләр кодексын «яшелләндерү» дәвам итә һәм законны белмәү җаваплылыктан коткармый.
XX гасыр уртасында чит илдән Россиягә кайтарып терлек азыгы буларак үрчетелгән һәм исеме ботаник Дмитрий Сосновский хөрмәтенә аталган борщевикның Татарстанда таралу мәйданы 2,6 мең гектарга җиткән, шул ук вакытта вәзгыять начарлануын дәвам итә. 2025 елда республика бюджетыннан аны юкка чыгаруга 25 млн сум акча бүленгән. Балтырган баскан җирләрне эшкәртү химик һәм механик ысуллар белән алып барыла – ел саен 200 гектарга кадәр чистартыла. Аңарда агулы матдәләр — фуранокумариннар бар.
Ниһаять, дәүләт иминлеккә төп куркыныч янауга – участокларында петрушка һәм кыяр кыяфәте астында яшерен рәвештә үлемгә китерә торган чәчәкләр үстерүче дача наркобароннарына игътибар итте. Әгәр сезнең алты сутыйда уннан артык гади гармала куагы табылса, өч төсле ипомея үссә, сезне ике елга кадәр колония-поселениегә юллама көтә. Әгәр дә сез, Аллаһ сакласын, бөтен бер плантациягә кизәнгәнсез икән, сигез елга китүегез мөмкин.
Әлбәттә, сорау туа: ә гади бакчачы үзенең яраткан үрмәли торган чәчәкләренең койма бизәге генә түгел, ә психотроп яки наркотик матдәләр булган үсемлек икәнен ничек белергә тиеш? Күрәсең, һәр бакчачы тыелган флора белешмәлеген мендәр астында сакларга һәм чираттагы чәчәген утырту алдыннан аның белән чагыштырырга, яки участковый ботаник-энтузиаст булмасын дип, дога кылырга тиештер.
Җәзаның масштабы тагын да кызыклырак:
- берничә куак өчен – 5 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә арест салына, ә бераз артыграк булганда – исәнме, җинаять маддәсе. Юридик затлар өчен штрафлар тагын да «күңеллерәк» – 100-300 мең сум, бу, мөгаен, бакча ширкәтләре булып маскировкалана торган зур наркокартельләрне туктатырга тиештер.
Нәрсәне үстерергә ярамый?
Гармала, ипомея, турбинадан тыш, мәк, киндер һәм кактусларның кайбер төрләре тыелган. Хәзер, мәсәлән, искиткеч зур тизлек белән тарала торган Сосновский балтырганына игътибар итә башлаячаклар.
Шулай да, бу мәсьәләгә җитди карасак:
Әгәр участогыгызда нәрсәдер үстерергә уйласагыз, башта тикшерергә кирәк – штрафлар һәм җинаять җаваплылыгы хәзер киндергә генә кагылмый. Дәүләт җинаятьләр кодексын «яшелләндерүгә» җитди алынган, һәм законны белмәү, билгеле булганча, җаваплылыктан азат итми. Шулай булгач, матур үрмәли торган чәчәк утыртканчы аның сезнең соңгы «тормыш чәчәге» булмаслыгын ачыклагыз.
Балтырганга көн бетә
2026 елның 1 мартыннан Россиядә РФ Президенты Владимир Путин имзалаган закон үз көченә керәчәк, ул җир кишәрлекләре хуҗаларын Сосновский балтырганы (борщевик) һәм куркыныч инвазив үсемлекләрнең башка төрләре белән көрәшергә мәҗбүр итәчәк.
Законның нигезләмәләре:
Җир кишәрлекләренең хокук ияләре куркыныч үсемлекләрнең таралуыннан җирләрне саклау чараларын үткәрергә һәм аларны юкка чыгарырга тиеш.
«Махсус сакланыла торган территорияләр турында»гы Федераль законга куркыныч үсемлекләр таралудан саклауны күздә тоткан яңа маддә кертелә.
РФ Хөкүмәте үсемлек төрләрен инвазив төрләргә кертү критерийларын раслаячак, ә һәр төбәк 90 көн эчендә галим-географлар тәкъдиме нигезендә үсемлекләрнең исемлеген төзи.
Инвазив үсемлекләргә каршы көрәшнең мөмкин булган алымнарын тасвирлаучы федераль методика билгеләнә: механик печән чабу, туфракны агротехник эшкәртү, препаратларның куркынычлык классы буенча чикләнгән химик ысул һәм биологик агентлар куллану.
Әгәр физик яисә юридик зат кишәрлегендә куркыныч үсемлек үсентеләре ачыкланса, милекче мәҗбүри рәвештә юкка чыгару турында күрсәтмә ала. Ул үтәлмәсә, административ җаваплылык чаралары кулланылырга мөмкин.
Куркыныч үсемлекләр белән капланган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне суд карары белән хуҗаларыннан тартып ала алачаклар.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев