Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзебезнекеләрне ярдәмнән ташламыйбыз

Таң атып күзләрне ачуга, һәр кешенең теләге бер – илдә барган хәрби операция бетеп, ир-егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Эх, бездән генә торса иде лә...

Күпме егетләр инде илебезне яклап, газиз гомерләрен кызганмый, яу кырында ятып кала, күпләре сәламәтлекләрен югалта, әмма барыбер җиңү безнең якта булачагына ышанабыз. Ышанабыз, шуңа да бу көнне якынайту өчен барын да эшлибез, һәрь­яклап ярдәм кулы сузарга әзербез.

Яшел Үзән районыннан гына да шушы ике ел эчендә күпме гуманитар ярдәм җибәрелде. Күптән түгел МХО зонасында Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге Яшел Үзән районы делегациясе булды. Әлеге сәфәрнең дә төп максаты – егетләргә ярдәм итү.

Нәкъ менә Татарстан Рес­публикасы көнендә Яшел Үзән мэры республика клиника хастаханәсендә дәваланучы хәрбиләребез белән очрашты. Алар арасында Яшел Үзәннән Алексей Кореницын да бар. Ул Донецк Халык Республикасы территориясендә 139нчы штурм батальонында хезмәт иткән, җәрәхәтләр алган һәм өч операция кичергән. Михаил Афанасьев белән Алексей һәм аның хатыны Кристина шәхсән таныш – алар гуманитар йөкне китерү вакытында махсус операция зонасында очрашкан.

«Мин сезне күрүемә бик шатмын, егетләр! Бүген, Республика көнендә, хезмәтегез, кыюлыгыгыз һәм патриотлыгыгыз өчен сезгә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», – диде шәһәр мэры сугышчыларга.
Палатада Алексей белән бергә Казаннан, Новосибирскидан, Кукмарадан һәм башка шәһәрләрдән килгән егетләр дәвалана. Мэр белән алар МХО зонасында кирәкле көнкүреш товарлары, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү турында фикер алышты.

Бәйрәм көне очрашуларга бай булды. Ялга кайткан мобилизацияләнгән егетләр белән район җитәкчелеге даими күрешеп тора. Бәйрәм көнне дә, бу традициягә тугры калып, батыр егетләр һәм аларның гаиләләре белән түгәрәк өстәл артында җылы сөйләшү узды. Аларның һәркайсы үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашты, МХО зонасында хезмәт, көнкүреш кирәк-яраклары, гуманитар ярдәм турында сөйләде.
Егетләрнең күзләрендә моңсулык, арыганлык сизелә. Әмма алар бирешми, тешләрен кысып булса да, елмаерга тырыша.

Егетләргә карата мактау сүзләрен Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин да җиткерде. «Яшел үзәнлеләр хәрби бурычларын лаеклы һәм намус бе­лән үти. Ба­ры­сына да зур рәхмәт», – диде ул.

Бүгенге көндә Яшел Үзән районында 20 хәрби ялда. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев белдергәнчә, мобилизацияләнгән егетләрдән һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр тиз арада эшкә алына.

Бәйрәм чаралары «Авангард» ста­дио­нында дәвам итте.
Төп сәхнәдә тантаналы ачылыштан соң, безнең тынычлыгыбызны сак­лап, батырларча һәлак булган егетләребез истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Әлеге тынлык минутында газиз балаларын, сөекле тормыш иптәшләрен, әтиләрен мәңгелеккә югалтучылар нәрсә кичерә икән...

Сәхнә түренә дәүләт бүләкләре тапшыру өчен махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчыларның гаиләләре чакырылды. Әлеге мизгелләрдә ирексездән күздән яшьләр тәгәри, тамакка төер утыра. Ходаем, берәүгә дә әлеге ачы хәсрәтләрне татырга язмасын.

Россия Федерациясе Президентының Указы белән, хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен, үлгәннән соң Батырлык ордены түбәндәге сугышчыларга бирелде:

1.Рядовой Бахтин Никита Михайлович. Бүләкне сугышчының әнисе Светлана Павлова һәм тормыш иптәше Регина Бахтина кабул итеп алды.

2.Рядовой Воронцов Анатолий Викторович. Бүләкне геройның тормыш иптәше Оксана Таипова алды.

3.Рядовой Муфазалов Ришат Рәис улы. Бүләкне Ришатның әти-әниләре – Рәшидә Абдулла кызы һәм Рәис Идрис улы, балалары – Риназ һәм Аделя кабул итеп алды.

– Геройларга мәңгелек дан! Илебезнең чын улларын тәрбияләгән гаиләләргә олы хөрмәтемне белдерәм, – диде Зеленодольск муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев