Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Чыгарылыш кичәсенә алган күлмәкне кире тапшырдык

– Сәламнәр, кызлар, исәнмесез! Зарланмаган сез генә калдыгыз бугай инде, бөтен таныш-дусларыма сөйләдем, чөнки эчемдә тота торган түгел, иремә ачуым әлегә кадәр бетеп бетмәде, – дип, көлә-көлә сүзен башлады шалтыратучыбыз.

– Аллаһка шөкер, чыгарылыш кичәләрен исән-имин үткәреп җибәрдек. Әмма дә гомергә истә калырлык булды ул!
Быел кызыбыз мәктәпне тәмамлады. Бу безнең гаилә өчен бик мөһим вакыйга, ә кызыбыз өчен бигрәк тә. Ул, миңа калса, БДИларын тапшыруга караганда, чыгарылыш кичәсе өчен күбрәк борчылды бугай. Аңлыйм да инде мин аны, чөнки үзем дә кайчандыр нәкъ шулай көткән идем. Тик ул заманнарда мин авылда, ә әти-әнинең акчасы кычкырып тормый иде. Күлмәк-түфлиләрне Казан базарына барып алдык, чөнки Яшел Үзәннекендә берничә сумга әйберләр кыйммәтрәк иде. Чәчне, теге көйдерә торган плойка-фен белән үзем ясадым, бизәнү турында сүз дә юк инде. Ул вакытта үзебезне текә итеп тойдык, барысы да ошый иде.

Ә хәзер шәһәрдә, җитешлектә яшибез, шөкер. Шуңа күрә кызыбызга бөтен нәрсәне ул теләгәнчә эшли алабыз. Макияж, прическа, тырнак ясату – барысына да алдан язылдык. Ә күлмәкне күпме эзләдек?! Бусы инде аерым вакыйга. Шуны сөйләргә дип шалтыратуым да.

Иремнең безнең белән кибетләр буйлап йөрисе килмәде, банк картасын тоттырып чыгарып җибәрде. Кермәгән урын калмады. Ниһаять, инде кайтып китәбез дигәндә генә, иң кыйммәтле кибеттә күз төште бер күлмәккә. Мааатур инде! Заманча, модалы! Ә бәясе тагын да матуррак! Киеп карады, шундый килешле утыра, үлчәп теккән кебек. Башта бәясен күрмәгән идек әле, карагач, күзләр маңгайга менде менүен. Кызыма сиздермәдем шаккатуымны, иремнең карточкасы сумкада, «алабыз», дидем. Әй сөенде инде! «Әнием, мин сине шундый яратам!» – дип, кочаклап, пәп итеп үк алды. Баланы шундый гомерендә бер була торган көндә шатландыру өчен бераз гаилә бюджетын саегайтсаң да ярыйдыр.
Күлмәкне алганнан соң, аңа килешле туфли, сумка, алкалар да алынды. Өйгә бик канәгать кыяфәт белән кайтып кердек. Менә иремне шайтан котырттымы – банк хәбәрләрен кереп карарга?! Картасыннан «очкан» сумманы күрде дә, аның да күзләре шакмакланды.

– Шундый суммага нәрсәләр алып бетердегез соң, бөтен кибете белән, чтоли? – дип кызыксынды.
– Шундый әйбәт кибет, модный киемнәр саталар, хәзер ул нормальный бәя инде, – дидем мин дә, беркатлы кыяфәт ясап.
– Әйдә, миңа да күрсәтегез инде алган әйберләрегезне, «показ мод» ясагыз.

Без кызым белән аның «бик матур булган, молодцы» дип әйтүен көткән идек. Ә ул элеп алып, селкеп салды.

– Бу нинди җиңел акыллы кызлар күлмәге инде? Оялмыйча шуны бөтен мәктәп караячак кичәгә киертәсеңме кызыңа?! Бу бит көчкә аның арт санын каплый! Җитмәсә, җилкәләре дә ачык, лямкалары гына да юк бит хет! Иртәгә үк кире илтеп тапшырган булыгыз! Мин кызымны мондый күлмәк белән чыгарылыш кичәсенә җибәрмим! – дип җикеренде.
Малааай, тәрәзәләр зыңлап торды. Тыңламый кара! Бераз тарткалашып, әйткәләшеп алдык инде. Әмма аңа каршы килеп булмады. Йә, чынлап та кызны кичәгә җибәрмәс, булыр аннары, дип курыктык.

Киттек иртәгәсен теге кибеткә. Әле ярый биркаларын куптармаган идек. Сатучылар аңлады тагын. Анда ирем давыл куптарды димәдек инде, кыз өйгә кайткач тагын киеп карады да, үзенең мондый ачык күлмәктән оялачагын аңлады, дидек. Шундый ук яшел төсле, тыйнаграк күлмәк алдык, бәясе дә икеләтә очсызрак булды.

Нәрсә әйтим инде, ирем хаклы булып чыкты. Теге күлмәктән бик вульгарно күренер иде чыгарылыш кичәсендә. Андыйларны киючеләр булды һәм бер дә матур түгел икән. Ә соңыннан алган күлмәгебез шундый килешле булды, кызыбыз нәзәкатьле һәм гүзәл иде. Күп комплиментлар ишетте. Үзебез дә сокланып күзәттек балабызны.
Менә шундый хәлләр булды бездә. Тик битне ертып күлмәкне кире тапшырасы бер дә кызык түгел, җәмәгать. Шуңа иремә ачуым әле дә килеп тора.

Балакайларыбызга ак юллар! Алдагы тормышлары матур һәм бәхетле булсын, хыяллары чынга ашсын!
Исемемне әйтмим, ачуланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев