COVID-19 буенча “Кайнар линия” эшли башлаганнан бирле аңа 1 199 826 тапкыр шалтыратканнар
Исегезгә төшерәбез: COVID-19 буенча тәүлек әйләнәсе эшләүче элемтә үзәге 2020 елның 25 ноябрендә ачылган иде.
Аңа кыска номер — 122 номерын җыеп шалтыратырга мөмкин. 50дән артыграк оператор һәм “Лилия” исемле робот коронавирус инфекциясе, дарулар белән тәэмин итү һәм поликлиникалар эше буенча республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирә. Халык күбрәк коронавируска анализларның әзерме-юкмы икәнен, аларны тапшыру урынын, поликлиникаларның эш сәгатьләрен белү өчен шалтырата. 2021 елның 14 гыйнварыннан 122 номеры буенча прививка ясатырга да язылырга мөмкин. Бу хезмәттән 29 893 кеше файдаланган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев