Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чит ил паспортын кайдан алу җиңелрәк?

Газета укучылардан чит ил паспортын алуга, аны рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар күп килә. Аларга аңлатманы Яшел Үзән муниципаль районы полициясенең миграция бүлеге җитәкчесе Дмитрий Куклев бирә.

Чит ил паспорты чик аша чыкканда һәм гражданның башка дәүләт территориясендә булганда шәхесен раслаучы рәсми документ булып тора. Аны алу өчен полициянең миграция мәсьәләләре бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта гариза гражданның яшәү, булу яисә мөрәҗәгать итү урыны буенча бирелергә мөмкин. Аны рәсмиләштерү өчен гаризадан тыш, 35х45 размерындагы фотография һәм түләнгән дәүләт пошлинасы таләп ителә.

Кемгә бирелә
Россиянең теләсә кайсы гражданины чит ил паспортын рәсмиләштерергә хокуклы. 18 яшьтән өлкәнрәк затлар гаризаны мөстәкыйль бирә, бала өчен моны ата-аналарның (попечительләрнең) берсе эшли ала.
Иң мөһиме – барысын да дөрес эшләү һәм процессны озакка сузмас өчен инструкцияне адымлап үтәү.

«Дәүләт хезмәтләре» аша
Иң гади һәм тиз ысул – «Дәүләт хезмәтләре» сайтында. 10 елга биометрик паспорт алу өчен анкета тутырырга һәм фото җибәрергә кирәк. Анкетаны тикшергәннән соң 6000 сум күләмендә пошлина түләргә. Шуннан соң, гражданинны биометрияне һәм сканер ярдәмендә бармак эзләрен төшерергә чакырачаклар. Бу процедурага Россия гражданы паспорты һәм пошлинаны түләү турында квитанция булганда гына кертәчәкләр.

КФҮдә
Күп функцияле үзәк аша пас­порт алу өчен анда документлар һәм фотографияләр пакеты белән килергә, чират көтәргә, терминалда дәүләт пошлинасын түләргә, ике нөсхәдә өч бит гариза тутырырга кирәк. Бу ысул белән уртача өч атна эчендә пас­порт алырга мөмкин. Документ әзер булгач, рәсмиләштерүчегә СМС килә яки аңа КФҮдән шалтыратачаклар.

Эчке эшләр министрлыгында
Әгәр яшәү урыны буенча Эчке эшләр министрлыгына гариза бирсәң, чит ил паспорты бер ай эчендә әзер булачак. Әгәр гражданин яңа биометрик документ алырга тели икән, аны Эчке эшләр министрлыгында рәсмиләштерергә тәкъдим ителә. Чөнки, нәкъ менә монда, документка фото ясарга кирәк булачак. Хезмәткәр ничек хата җибәрмәскә икәнен әйтә ала.

Документлар
Чит ил паспортының яңа үрнәген балаларга кечкенәдән үк рәсмиләштерергә мөмкин, әмма балигъ булган яисә балигъ булмаган гражданнар өчен документлар исемлеге шактый аерыла:

Өлкәннәр өчен
Биометрик чит ил паспорты өчен түбәндәге документлар пакеты кирәк:

  • бер нөсхәдә чит ил паспорты бирү турында гариза;
  • РФ гражданы паспорты;
  • Хәрби хезмәтне узуның тәмамлануы яки аңа яраксызлыгы турында тамгалы хәрби билет, йә запастагы офицерның хәрби билеты – 18дән 27 яшькә кадәрге ир-атлар өчен;
  • электрон формада шәхси фотография («Дәүләт хезмәтләре» порталы ярдәмендә гариза биргән очракта);
  • элек бирелгән, мәгълүматның электрон чыганагы булган паспортны гамәлгә яраксыз дип игълан итү турындагы гариза (югалган очракта).

Балалар өчен
Ата-ана теләсә кайсы яшьтәге балага биометрик паспорт рәсмиләштерә ала. Документлар исемлеге аның ничә яшьтә булуына бәйле.

14 яшькә кадәр

  • балигъ булмаган гражданга паспорт бирү турында гариза – бер нөсхә;
  • РФ гражданлыгы тамгасы белән туу турында таныклык яки гражданлык турында вкладыш (2003 елдан 2007 елга кадәр бирелгән);
  • законлы вәкилнең хокук­ларын раслаучы документларның берсе: ата-ана/опекун паспорты;
  • 35х45 размерындагы фотография.

14 яшьтән 18 яшькә кадәр

  • балигъ булмаган гражданга паспорт бирү турында гариза – ике нөсхә;
  • РФ гражданины паспорты; законлы вәкилнең хокукларын раслаучы документларның берсе: ата-ана турындагы белешмәләрне раслау өчен балигъ булмаган баланың туу турында таныклыгы;
  • 35х45 размерындагы фотография.

Алу бәясе

Яңа үрнәктәге паспорт биргән өчен дәүләт пошлинасы 2024 елның 1 июленнән 20%ка артты: 14 яшькә кадәрге россиялеләр өчен 2500дән 3000 сумга кадәр һәм башкалар өчен 5000нән 6000 сумга кадәр. Чипсыз чит ил паспортларын бирү өчен пош­линалар элеккечә калачак – 1000 һәм 2000 сум.

Дәүләт пошлинасын түләргә мөмкин:

  • банкта;
  • КФҮдә;
  • үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалында;
  • «Дәүләт хезмәтләре»ндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев