Чисталыкка һәм яхшы кәефкә «әйе» дибез!
Иртәдән үк безнең хастаханә шәһәрчеге территориясендә эш кайнап тора: хастаханә хезмәткәрләре баш табиб җитәкчелегендә тулы состав белән өмәгә чыктылар.
Һәр коллективның үз территориясе бар: коры яфракларны, ботакларны һәм чүп-чарны җыйдылар. Табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече медицина персоналы, хозблок һәм хакимият бүлек белгечләре... Эш һәркемгә табылды.
Бергәләп эшләгәч, ял итәргә дә мөмкин - самовар чәе белән тамак ялгап, алдагы ял көннәренә уңай һәм яхшы кәеф белән тулыландырдылар.
Актив булыйк, бу - сәламәтлек нигезе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев