Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чираттагы гуманитар ярдәм караваны махсус хәрби операция зонасына китте

Шушы көннәрдә «ДОБРОДЕЛО» фонды штурм батальоны һәм өлешчә Яшел Үзән районыннан хезмәт итүчеләр (45375 хәрби часть) заявкасы буенча хәрби госпиталь өчен медицина инструментлары һәм дарулар белән зур гуманитар йөк озатты.

Бу 508 000,00 сумлык йөк 89 исемлектән тора: анда дарулар, тактик даруханәләр, үз-үзен фиксацияләүче бинтлар, жгутлар һ. б. Сумманың бер өлешен апрель аенда Яшел Үзәндә татар җырчысы Илшат Вәлиев белән татар артистлары катнашында оештырылган зур хәйрия концерты – солянка ярдәмендә җыйдылар.

- Безнең йөкне волонтер – МХОда катнашучының хатыны Кореницына Кристина Олеговна кабул итте һәм сугышчыларыбызга махсус хәрби операция зонасына госпитальгә алып китәчәк, - дип уртаклаша «ИЗГЕ ЭШ» («ДОБРОДЕЛО») иҗтимагый файдалы хәйрия фонды җитәкчесе Фидаил Шиһапов. - Аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәсебез килә, ул, үз тормышын куркыныч астына куеп, безнең кыйммәтле йөкне хәрби госпитальгә, хәрби операция зонасына илтә. Күрсәткән ярдәмебезнең җиңүгә юлны кыскартачагына, сугышчыларның гомерен саклап калачагына, яраланган сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтүдә ярдәм итәчәгенә һәм егетләрнең рухын ныгытачагына ышанабыз. Иң мөһиме, алар безнең ярдәм итәчәгебезне белеп торсын.

Соңгы ике елда гына да Фонд тарафыннан дистәләгән хәйрия акцияләре оештырылды, алар республиканың төрле районнарыннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларның 834 гаилә әгъзасын Казанга, тарихи урыннар буенча экскурсиягә, бәйрәм сые һәм мәдәни программа булган театрга һ.б. алып килделәр.

Моның өчен рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев