Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чират юк, ә бәдрәф – кирәк

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килә торган иҗтимагый совет бүлекчәләр эшчәнлеген карап, тикшереп һәм танышып тора.

Чөнки проблемаларны бергә хәл иткәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була.

Соңгы эшлекле очрашу Яшел Үзән муниципаль районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча хезмәтендә узды. Театр гардеробтан башланган кебек, советның эше дә ишек төбеннән үк башланды. 

Совет рәисе Эдуард Донченко игътибарын ишек төбендә өелеп яткан тәмәке төпчегенә юнәлтми уза алмаган. Бу кечкенә мәсьәлә булса да, асылда бик зур проблема булып тора. Бүлеккә яшел үзәнлеләр генә түгел, ә бик күп чит ил кешеләре дә килә. Ишек төбе менә шулай безнең йөзне ачып сала да инде. Бүлек җитәкчесе урынбасары Миләүшә Камалова аңлатуынча, ишек төбен һәм баскыч мәйданчыгын монда кабул итүгә килүчеләр генә түгел, өске катларда яшәүчеләр дә саллы гына пычрата, тәмәке төпчекләрен шунда ыргыта икән. Күз алдына китерүе дә кыен, тарткан төпчегеңне югары каттан шундый җитди бүлеккә килүчеләр башына ыргытырга кирәк бит! Чүп савытларын да күп куеп караганнар, файдасы булмаган, шунда ук юк итәләр икән. 

 

Бина алдын чистартып торырлык җыештыручылары юк. Бигрәк тә кыш көне авыр. Хезмәткәрләр үзләре эш арасында шундый җыештырулар белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Ничек кенә булмасын, бу мәсьәләне хәл итүдә совет ярдәме таләп ителә.
Иҗтимагый совет әгъзалары элекке вакытлардагыча паспорт алырга килүчеләрнең озын чиратын күрергә теләсә дә, хәзер ул юк булып чыкты. Хәзер паспорт алуга, яисә алмаштыруга, миграциягә бәйле башка сораулар күп функцияле үзәк, дәүләт хезмәтләре һәм электрон чират аша хәл ителә. Шулай итеп, зур проблема юкка чыккан. Халыкка да уңайлы, хезмәткәрләргә дә. Вакыт буенча да начар түгел, чират көтеп вакыт уздырасы, юктан да нервы туздырасы юк. Күп функцияле үзәк документлар кабул итсә, миграция хезмәте эшкәртә, кабул итүләргә вакыт сарыф ителми.
– Мин монда күптән эшлим. Элеккеге вакытлар белән хәзергесен бөтенләй чагыштырырлык түгел, чиратлар озын, канәгатьсезләр күп була иде, – дип сөйли җитәкче урынбасары.

 

 – Ә МФЦда барысы да җайланган, түләргә банкомат та куелган, фотосы да шунда ук ясала. Безгә бит хәзер банкоматлар куярга рөхсәт итмиләр. Нәтиҗәдә, паспорт, закон нигезендә биш көндә әзер була.
Миграция хезмәте урнашкан бина эчке яктан берничә ел элек кенә заманча итеп төзекләндерелгән. Дәүләт хезмәтләрен халыкка үз дәрәҗәсендә күрсәтү өчен шартлар тудырылган. Мөрәҗәгать итүчеләр саны бу елның 8 аенда 5 меңгә якын кеше туры килә. Былтыр да аларның саны шул тирәдә булган. Араларында чит ил кешеләре, үзебезнекеләрдән чит ил паспорты алырга теләүчеләр һәм шулай ук чегәннәр күбәеп киткән. Шулай итеп чиратлар кимесә дә, эшләр арткан.
Яңа Тура базарында сәүдә итүче чит ил кешеләренең паспорт режимын саклавы да мөһим эшләренең берсе булып тора. Аңлатуларынча, аларның күбесе Казанда яши. Бу участокта миграция ягыннан закон бозуларга юл куймаска тырышалар.
Совет әгъзаларын паспорт алырга килгән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәдрәф булу-булмау да кызыксындырды. Монысы да бик мөһим. Бу хезмәткә кемнәр генә мөрәҗәгать итми.
– Кирәклеген бик яхшы беләбез, быел аерым бүлмә әзерләнде, әмма әлегә ремонт ясалып бетмәгән, – диде Миләүшә Камалова.
Алай гына да түгел, бәдрәф хезмәткәрләр өчен дә, килүчеләргә дә аерым булса, тагын да яхшы булыр иде.
Хезмәткәрләрнең туклану бүлмәсенә килгәндә, анысы да тиешенчә җайланмаган. Алар үзләре, халыкны кабул иткәндә чәй эчәргә вакыт юк дисәләр дә, андый урын булу комачауламас иде. Димәк, бу мәсьәлә дә хәл итүне сорый.
Хәзер монда документлар белән электрон формада эшлиләр. Элеккегеләре кәгазьдә саклана. Хезмәткәрләргә кайбер катлаулы очракларда шул кәгазь документларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чит ил пас портын алучылар мәҗбүри рәвештә бармак эзен дә куярга тиеш. Аның өчен биредә махсус җайланма урнаш тырылган. Күп функцияле үзәктән килгән документлар закон билгеләгән срокта каралып, паспорт әзерләнә, кешегә аны килеп алырга гына кала. Совет әгъзалары барлык кабинетлар һәм эш урыннары белән шулай җентекләп танышып чыкты.
 

– Халыкка хезмәт күрсәтү канәгатьләнерлек, – дигән нәтиҗә ясады совет рәисе Эдуард Донченко. – Әмма, шулай да, кайбер мәсьәләләрне хәл итү кирәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев