Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Чүп түгүгә яңача түләү булырмы?

Чүпкә «салым»: 2017 елда көнкүреш калдыкларын түгү өчен яңача түли башлыйбыз.

«Калдыкларга салым» барлыкка киләчәк, диләр. Дөресме?
Дөрес. Тик бюджетка түләнә торган салым турында түгел, ә каты коммуналь калдыкларына (ТКО - твердые коммунальные отходы) кагылышлы хезмәтләргә түләү схемасының үзгәрүе турында сүз бара.
Нәрсә соң ул - каты коммуналь калдык­ларга кагылышлы хезмәт?
Җыю, транспортировка, зарарсызландыру һәм калдыкларны күмү.
Ә без хәзер калдыкларны түккәнгә ничек түлибез?
Квитанциядә моның өчен аерым графа юк. Көнкүреш калдыкларын түгү өчен түләү торакны карап тотуга керә. Тарифы йорттагы фатир хуҗаларының гомуми җыелышында раслана. Торакны карап тоту өчен түләү суммасы, билгеләнгән тарифны сезнең фатир мәйданына тапкырлаганнан гыйбарәт. ТКХ яки идарә компаниясенә калдыкларны чыгару хезмәтен килешү буенча җәлеп ителгән оешма яисә шәхси эшмәкәр башкара.
Нәрсә үзгәрә?
1.Калдыкларны чыгару хезмәте коммуналь булачак. Димәк, сезнең ТКХ хезмәтләре өчен түләү квитанциясендә көнкүреш калдыкларын чыгару турында яңа графа барлыкка киләчәк.
2.Калдыкларны түккән өчен түләү фатир мәйданыннан чыгып түгел, ә 1 кешегә калдык нормативы һәм каты коммуналь калдыкларына кагылышлы хезмәт күрсәтү тарифы буенча исәп­ләнәчәк. Тариф һәм норматив регион дәрәҗәсендә расланачак.
3.Регионнарда махсус конкурста, каты коммуналь калдыкларына кагылышлы хезмәт күрсәтү буенча регион операторы сайланачак. Идарә компанияләре, ТСЖ, торак комитетлары һәм торак йортларның хуҗалары шушы оператор белән килешү төзергә, калдыклар чыгарган өчен яшәүчеләрдән түләү җыярга һәм акчаны операторга күчерергә тиеш була.
4.Милек хуҗаларының гомум җыелышы карары белән, яшәүчеләр әлеге хезмәт өчен турыдын-туры операторга түли ала.
5.Калдыкларны чыгару дәүләт контракты нигезендә башкарылган йортлар регион операторы җаваплылыгы зонасына вакытлыча керми. Әгәр дә сез яшәгән йорт буенча 2016 елның 1 гыйнварына кадәр шундый контракт 10 елдан да артык вакытка төзелгән икән, калдыкларны чыгару хезмәтен, әлеге срок беткәнче, килешүдә күрсәтелгән подрядчы башкарачак. Бу очракта, сезнең квитанциядә аерым графа булмаячак.
Россия кулланучыларының хокукларын яклау буенча paritet.guru сайтыннан файдаланып,
Гөлнара Вәлиева әзерләде.
Тулырак - газетаның 75нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев