Ара ерагая барган саен,
Мин борылып карыйм артыма.
Фәрит Суфияров.
Тирәлегеңә, халыкның яшәү рәвешенә үзең шунда булганда игътибар итмисең, шулай тиеш дип саныйсың. Аларның үзенчәлекле яклары читләр күзлегеннән караганда ачык күренә. Төбәгемнең анда барган кунаклар тарафыннан ничек бәяләнүен райондашларымда кызыксыну уятыр, дип өметләнеп, «Яшел Үзән»гә шушы язманы юлларга җөрьәт иттем....
Ара ерагая барган саен,
Мин борылып карыйм артыма.
Фәрит Суфияров.
Тирәлегеңә, халыкның яшәү рәвешенә үзең шунда булганда игътибар итмисең, шулай тиеш дип саныйсың. Аларның үзенчәлекле яклары читләр күзлегеннән караганда ачык күренә. Төбәгемнең анда барган кунаклар тарафыннан ничек бәяләнүен райондашларымда кызыксыну уятыр, дип өметләнеп, «Яшел Үзән»гә шушы язманы юлларга җөрьәт иттем.
Узган җәйдә Бөтендөнья «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы Яшел Үзән районында узган иде. Анда Киров өлкәсеннән дә, шул исәптә мин хәзер яши торган Нократ Аланы районыннан да вәкилләр катнашты. Утырышта булучылар кайткач, районымнан алган тәэсирләр белән уртаклаштылар.
Төбәгебезгә барган кунакларны иң беренче чиратта бездәге табигать сокландырган. Ап-ак чия чәчәкләренә күмелеп утырган өйләрдән күзне алып булмый, диделәр. Икенчедән, безнең халыкның кунакчыллыгы игътибарга лаек икән. Кергән бер генә өйдән дә чәй эчермичә чыгармыйлар, һәм шунысы үзенчәлекле, хуҗаның беренче сые - катык. Ә бу очраклы гына хәл түгел, шушы ризык белән безнең як элек-электән дан тоткан бит. Бу уңайдан Шырдан катыгы аерым бәягә ия. А.Пушкинның Казанга К.Фкус янына барышлый Шырданга сугылган булуы һәм анда катык белән сыйлануы мәгълүм. Бу турыда Зөя мәктәбе укучылары Гөлназ Талипова белән Олеся Садретдинова шигырь дә иҗат иткәннәр:
Болгар ханы биләмәсе булып,
Күпне күргән Шырдан катыгы.
Шул чаклардан бирле дан казанган
Шәйкәләрдә Шырдан катыгы.
Декабристлар узган бу тирәдән.
Тирә-якка чәчеп моңнарын.
Әби патша түрәләре узган,
Бөек Пушкин узган.. һәм тагын
Халык сөйли: «Алар китмәгән бит
Ашамыйча Шырдан катыгын».
ә инде күренекле шагыйрь Самат Шакирның Шырдан мәктәбендә укытканда дәрестә укыган «Катыкка мәдхия»сен укучылар әле дә хәтерлиләр.
Яшел Үзән районында катык ясау серләре бүген дә онытылмаган. Авылның яшь киленнәре өлкән буыннан өйрәнеп, катыкны хәзер дә оста оеталар (бездә аны «катык оету» диләр). Нигә әле бу затлы ризыкка шулкадәр игътибар? Аны бөтен җирдә дә ясамыйлар шул. Мин хәзер яши торган Киров өлкәсе Нократ Аланында, мәсәлән, «нәрсә ул катык?» дип сораулары ихтимал. Дөрес, хәзер катык кибетләрдә дә сатыла. Ләкин аңамы инде Яшел Үзән хуҗабикәләре катыгы белән тиңләшергә!
Төбәгемнең анда барган кунакларның игътибарын җәлеп иткән тагын бер үзенчәлеге - өйләрнең салыну урыны. Гадәттә бит авыл өйләре тәрәзәләре белән урамга каратып салына. Ә Күгеш яки Айдарда берәр андый өй күреп булырмы? Юк, өйләр бары тик ишек алдында гына. Әле хәтерлим, без кечкенә вакытта әбиләр тәрәзәләр урамга караса, гөнаһ җыярга, гайбәт сатарга сәбәп була дип аңлаталар иде. Бездәге авылларның тагын бер үзенчәлеге - урамнарның тарлыгы. Мин моны берничек тә аңлата алмыйм. Дөрес, бездә дә киң урамлы авыллар бар. Мәсәлән, Урысбага, Норлат, ләкин, нигездә, бездә урамнар тар.
Районыбызның читләр күзенә ташланган иң асыл ягы - халыкның затлылыгы. Кунаклар райондашларымның бу сыйфатына аерым игътибар иткәннәр. Хәтта безнең хуҗабикәләрнең чәй өстәлен бакчада әзерләүләрен дә алар затлылык билгесе дип атадылар. Кунакларның берсе, атап әйтсәк бездәге «Дуслык» газетасы хәбәрчесе Ш.Хәлимова: «Толстой әсәрләрендәге графларның бакчада чәй эчүләре белән аваздаш бит бу!» - дип ах орды. Болардан чыгып, утырышта катнашучылар безнең төбәк халкының чыгышы морзаларга барып тоташа дигән нәтиҗә ясаганнар. Бу уңайдан мин төбәгебезгә бирелгән бер бәяне хәтердә яңартырга кирәк дип саныйм. Узган гасырның 50нче еллары. Минем студентлык чорым. Университетта укыганда, җәйге каникул вакытларында тел галиме Л.Җәләй җитәкчелегендә диалектологик экспедициядә эшли идем. Ел саен берәр өлкәдә диалектлар өйрәнәбез. Бервакыт кайсыдыр бер төбәк халкының яшәешеннән канәгатьсезлек белдергәнмендер инде. Шунда галимә Наҗия Борһанова миңа болай дигәне булды: «Дамира, син үзегезнең район белән үлчәмә (ул вакытта без Төньяк Норлат районы идек), сезнең ул төбәк элек-электән сәүдәгәрләр ягы, халык анда затлы булган». Кече ватаныма бирелгән шушы бәя ничә дистә еллардан соң да кайтаваз булып яңгырагач, халкымның яшәү рәвеше белән ничек горурланмыйм!
Читләргә китеп кара. Нинди дөрес сүзләр! Кече ватанымны ныграк сагынган саен аның үзенчәлекләре хәтеремдә калкурак булып яңара... Бездә үтә дә миһербанлы халык яши дип тә өстисем килә. Күршеләрнең үзара ярдәмләшеп көн итүләре турында сөйләр өчен аерым язма кирәк булыр иде. Авылыма бер кайтуымда миңа балалар бакчасында ук дуслашкан ахирәт дустымның бу сыйфатына тагын бер кат игътибар итәргә насыйп булды. Бер ханым Урта Азиядән әнисен безнең авылга алып кайтып урнаштырган. Үзе еракта яши, авылга еш кайта алмый. Әбине күршесендә яшәүче минем ахирәт дустым карый иде. Үзе дә өлкән яшьтә булса да, күршесен карарга шундый көч, сабырлык тапкан авылдашым халкымның миһербанлык сыйфатын тагын бер кат раслады.
Тирәлек кешенең рухи үсешенә йогынты ясамый калмый билгеле. Бу аның зыялылыгында да чагыла. Язмабызның максаты бездән чыккан күренекле шәхесләрне санау түгел, ә укучының игътибарын шуңа юнәлтү иде. Райондашларыбызда төбәгебез белән горурлану хисе уята алган булсам, максатыма ирештем дип санар идем.
Дамира Әмирханова.
Күгеш - Нократ Аланы
Нет комментариев