Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Чит илдә ак акула кешегә һөҗүм иткән

Ак акуланың озынлыгы биш метрга җитә һәм ул кеше өчен иң куркынычы санала.

Мисырның Хургада курортында ак акулалар барлыкка килгән, шуларның берсе кешегә ташланган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Мисырда агрессив ак акулаларның активлашуы күзәтелә, бер кеше инде алардан зыян күргән. Соңгы тапкыр биредә акулалар 2015 елда күренгән», - дип, Россия Тышкы эшләр министрлыгындагы Ситуация-кризис үзәгенең департаменты хәбәренннән өземтә китерә әлеге агентлык.

Ак акула - җирдә эре ерткыч балыкларның берсе, ул биш метр озынлыкка кадәр җитә ала. Әлеге ерткыч балык кеше өчен акулалар арасында иң куркынычы булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев