Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Чиста ил» төбәк партия проекты кысаларында 29 майда Яшел Үзәндә Яшь гвардиячеләр өмәгә чыктылар.

Яшьгвардиячеләр җыештыру өчен яшел үзәнлеләрнең яраткан ял итү урыннарының берсе – «шәһәр пляжы»н сайладылар.

Алар Яшел Үзән халкы һәм шәһәребез кунаклары өчен популяр ял итү урыны булган «шәһәр пляжы»н тәртипкә китерделәр.
Безнең активистлар судан һәм ярдан берничә капчык чүп-чар җыйдылар, шулай ук табигатьне сакларга өндәгән табличкалар урнаштырдылар.
Табличкалар экологик яктан чиста материалдан ясалган, ә аларга язулар рус һәм татар телләрендә башкарылган.
«Бүген без шәһәр пляжы территориясен чүп-чардан чистарттык. Без шәһәребезнең чиста, матур һәм төзекләндерелгән булуын телибез, чөнки Чиста шәһәр үзеннән башлана», - ди Яшь гвардия активисты Гадел Балытников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев