Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чишмәгә яңа сулыш өрделәр

Каратмән авылы халкы изге эшкә алынган. Ташландык хәлдә булган чишмәгә яңа сулыш өргәннәр.

Авыл активистлары киңәш ләшеп, читтә урнашкан, биек үлән каплап китә язган чишмәне яңартырга ниятлиләр. Ерак булу сәбәпле, аны авылга якынрак китерергә карар кылалар. Шушы территориядә җиләк үстерүче хуҗалык җитәкчесе Айрат Ша һи мәрданов торба бирә. Башка кирәк-ярак өчен авыл халкы акча җыя. Бурасын да алып кайтып урнаштыралар.

– Авыл яшьләре бик актив, интернет аша хәбәрләшеп, хәзер өмә ясап алалар. Изге эшне башлап йөрүчеләр Илнур Сафиуллин, Рәис Гыймадиев, Әхтәм Ибраһимов, Марат Заһидуллинга, аларга теләктәшлек белдергән авыл халкына, булдыра алганча акчасын биргән һәркемгә рәхмәтлемен. Бер чакрым да 300 метрга торба сузылды, хәзер исә тирә-юнен матурлау, чәчәкләр утырту – төп максат, – дип сөйли Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина.

Менә шулай, һәрвакыттагыча, бердәм булганда шушындый зур эшләрне башкарып чыгуы күпкә җиңел. Афәрин, каратмәнлеләр, изге гамәл башкаргансыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев