Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чиратта тормый гына акчаны янга калдырабыз

Экономияләве бик кыен. Шулай да «күп акча эшләүче түгел, ә аны уйлап кына туздыручы бай» дигән халык зирәклегенә таянып, янда калдырырга була. Менә шуның бер юлы турында әзрәк аңлатма бирәбез.

Коммуналь хезмәтләр, газ, телефон, Интернет - бу сүзләрне ишеткәч тә күз алдыннан чиратлар, түләгәндә алына торган комиссияләр һәм кирәкмәгәнгә узган, болай да җиткереп булмый торган кадерле вакыт йөгереп уза. Күбебез һәрвакытта да һәрнәрсәгә дә альтернатива булуын оныта. Сайлау мөмкинлеге бу очракта да бар. Вакыт әрәм итеп чиратларда торасыгыз килмиме? Уңайлыклар өчен комиссиясез генә түләргә телисезме? Җавап гади генә: Интернет системасына кушылыгыз. Интернет-банк белән «Сакчыл банк технологияләре» аңлатмасы инде ерактагы хыял булып кына тоелмый.
Коммуналь хезмәтләр өчен кеше статистика буенча уртача биш мең сум түли. Кассада - 50 сум, ә терминалда 25 сум комиссия алына. Әгәр Интернет-банкны кулланса, бернинди артык түләүләр таләп ителми. Шулай итеп, дистанцион банк хезмәте - иң экономия­ле, уңайлы һәм файдалысы. Әлеге система атнасына җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать кул астында. Аның ярдәмендә өйдән чыкмый гына ТКХ хезмәтләрен, телевидение, телефон, кредитларны, ЮХИДИ штрафларын, балалар бакчасы, түгәрәкләргә тиешле түләүләрне комиссия­ләрсез генә башкарып була. Онлайн режимда счетчик күрсәткечләрен дә җибәрергә мөмкин. Интернет-банк аркылы түләүдән куркырга кирәкми, чөнки андагы мәгълүмат ышанычлы ике катлы сак системасы астында. Физик затлар бу уңайлыкны җаны теләгән банкның теләсә кайсы бүлекчәсендә яки үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалында куша ала. Интернетның рес­публика дәүләт хезмәтләре порталына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев