Черек бәрәңге дә юк иде
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашканда , балачагы дәхшәтле сугыш чорына туры килгән һәркем, ул елларны күңелендә барлый.
Авылдашым Әми нә Лотфулла кызына сугыш башланганда бары ун яшь була. «Урманга миннек җыярга барган идек, кайтып җитсәк, бар халык урам уртасына куелган кара тәлинкә – радио янына җыелып, Левитан тавышын тыңлый, сугыш башланган, диеп, кайгыга баткан. Без бала-чага барысын да аңлап та бетермәдек», – диеп сөйли Әминә апа. Иртәгесен үк хәрби комиссариат янына (ул вакыт Норлат районы) тирә-күрше авыллардан да атларга төялеп килеп, сугышка алынучылар җыелыша башлый. Андагы елаш, саубуллашу минутларын әйтеп аңлатып бетереп булмый. «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», диеп җырлап киткән тавышлары гына озак яңгырап тора. Район үзәге булганлыктан, «Кызыл партизан», «Жданов» һәм «Ворошилов» исемле өч колхоз була. Әминә апалар яшелчәчелек белән шөгыльләнүче «Кызыл партизан» колхозында эшли.
– Әрә елгасы, кизләү буйларында яшелчә үстерә идек. Көянтә-чиләк белән ташып су сибәбез, араларындагы чүбен утап, җыеп, кечкенә кул арбасына төяп, мал-туарга алып кайтабыз. таудан менгәндә хәлебез бетеп, арып, әллә ничә тапкыр ял итеп алабыз. Кышларын өйләребез салкын була, җәй буе мал тизәгенә салам кушып, ялан аяк йомшарганчы таптап, махсус станнарга салып ягар «утын» хәзерлибез. әмма, аның да җылысы бик чыкмый иде. Нишләп бездә бәрәңге уңмаган икән ул? әнинең сандыгында үзенең иң кадерле әйберләре саклана иде. Мин кечкенә булсам да, ул сөлге, ситса кисәкләрен күрше чуваш авылына барып, бәрәңгегә алыштырып кайта идем. Көздән барлык колхозлар да уңышын җыеп бетерә алмый, яз көне без Ислам, Албаба авылы кыр ларына барып, черек бәрәңге җыя идек. Бервакыт атлы кешеләр килде дә, чи ләкләребезне алып калып, куып җибәрде. әле дә хәтеремдә, ул вакыт «Ярминкә», хәзерге Гагарин урамы чатында елап торганым, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Сугыш афәте Әминә апалар гаиләсенә дә кара тамга сала. абыйсы Барый офицер, гаиләсен, өч баласын ятим итеп, Мәскәү янында барган көчле сугышта һәлак була. Абыйсыннан килгән өчпочмаклы хатларын, узып барышлый гына бер кичкә кереп чыгып, кечкенә улына салып биреп калдырган гимнастеркасын Әминә апа мәктәп музеена тапшыра. Ниһаять, бик озак көткән Җиңү көне дә килеп җитә. Барлык авырлыкларга түзгән халык, ипинең карточкага булган чак ларын да, ситса күлмәк тегеп кияр өчен кибетләргә иртүк чиратка бас каннарын да сабыр гына үткәреп җибәрә.
(Тулы варианты газетабызның 14нче санында)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев