Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчү тоткарлана

Һава торышы игенчеләргә дә рәхәтләнеп эшләргә ирек бирми. Май бәйрәмнәре көннәрендә яңгырлар яву сәбәпле, кырга техника керә алмады. Аяз торган көннәрнең сәгатен дә файдаланырга тырыша кыр хуҗасы.

Бөртеклеләр - 3735 га, кукуруз - 200 га, берьеллык үләннәр - 1850 га, көнбагыш - 5000 га, күпьеллык үләннәр 100 га мәйданда чәчелгән. Бу барлык мәйданның 46 проценты.
Хуҗалыкларда эш ничек тора соң? Иң зур мәйданны биләүче «Кызыл Шәрык» кырларында чәчү 53 процентка тәмамланган. «Тау Иле» хуҗалыгы барлык мәйданның 41 процентында кыр эшләрен төгәлләгән. «Күгәй»дә бу саннар - 39, ә «Табигать байлыклары»нда - 70.
«Яз иртә килә быел, икешәр смена эшләп, чәчүне тиз арада төгәлләрбез», - дип планлаштырган хуҗалык җитәкчеләре дә башын кашый. Республика җитәкчелеге кыр эшләрен 20 майга төгәлләргә дип, игенче алдына планка куйган иде. Аллаһ Тәгаләдән узып булмый, дияргә кала инде.
1 майда ук бакчаларында бәрәңге утыртып куючыларны да шатландырып булмый. Туфракта җылылык нибары 5 градус кына. Ә бәрәңге өчен иң кулае +10-12 градус, диләр белгечләр. Район хуҗалыкларында, ике фермердан кала, бу культураны игүче юк. Фермерларның да икесенә бергә 6 га мәйдан гына.
«Көннәр яңгырлы, кырга чыгып булмый, - дип хафага бирелергә вакыт юк, чәчү вакытында төгәлләнер!» - диләр авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев