Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Чатыр корылды – тиздән ишекләрен ача

Казанның Кабан арты мәчетендә тәүге тапкыр "Рамазан чатыры" үз ишекләрен ача. Бүген, 18 июньдә, кичке сәгать 8дә шул уңайдан "Рамазан чатыры" исемле чара оештырыла.

Ул ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми булышлыгы белән Кабан арты мәчете, Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе тарафыннан оештырыла.

"Рамазан чатыры" - үзенчәлекле хәйрия һәм мәдәни-агарту проекты. Чатыр ишекләре 18 июньнән 15 июльгә кадәр, кунакларның милләтенә, диненә карамастан, һәркем өчен ачык. Теләгән барлык кеше дә тәмле милли ризыклардан авыз итә һәм үзенчәлекле мәдәни программаның шаһите була ала.

Чатырдагы һәр көн кабатланмас булачак, биредә 10 милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен өч балалар бәйрәме, Коръән уку бәйгесенә сайлап алу туры, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре һәм башка бик күп чаралар үткәрү планлаштырылган. Чатыр эшләү дәверендә анда 6 меңнән артык кунак кабул итү көтелә.

"Рамазан чатыры" - ислам мәдәнияты белән танышырга менә дигән мөмкинлек", - ди нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев